Яңа фотоконкурс старт алды
“Камская новь” газетасы сайтында “Имин балачак” интернет-конкурсына фотоэшләр кабул итү башланды.
Сезнең балаларыгызның велосипедта, самокатта, роликларда һәм скейтбордта, шулай ук җәяүлеләр үтү урынында һәм автомобиль креслосында төшкән иң матур фотоларын сайлап алыгыз. Безгә электрон адрес буенча җибәрегез: novayakama@yandex.ru. Фотоларны шулай ук ВКонтакте социаль челтәрдәге “Камская новь” төркеменә https:vk.com/kamsknov, яисә фоторәсемнәрне газета редакциясенә бу адрес буенча тапшыра аласыз: 422610 ТР, Лаеш, Мария Ульянова урамы, 56 йорт (икенче офис).
Конкурсның иганәчесе:”Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ.
Рәсемнәр һәм коллажлар 2019 елның 11 июнен дә кертеп кабул ителә. Төп приз (3-7 яшь) – самокат, (7-10 яшь) – өстәл хоккее. Шартлар һәм башка призлар турында http://laishevskyi.ru сайтының “Фотоконкурс” рубрикасыннан укый аласыз.
Нет комментариев