Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Балаларны яклау көне белән!

01 июня 2022, 08:03

567

0

0

Балаларны яклау көне белән!

 

Кадерле дуслар! Сезне Балаларны халыкара яклау көне белән котлыйм!

Балалар – алар безнең иң кадерлеләребез, газизләребез, горурлыгыбыз һәм таянычыбыз. Алар зирәк акыллы, максатчан һәм яңа үрләр яуларга әзер булып үссеннәр өчен без бар тырышлыгыбызны куябыз. Безнең Туган илебезнең киләчәге нәкъ менә алардан тора.

Лаеш районы балаларының укуда, спортта, мәдәнияттә һәм башка өлкәләрдәге уңышлары һәм казанышлары әти-әниләр, укытучылар һәм остазларының күп еллык уртак хезмәте ул. Мондый планлы һәм нәтиҗәле эш киләчәктә дә дәвам итәр дип өметләнәм.

Бүген күп балалы әти-әниләргә һәм үз күңел җылыларын тәрбиягә алган балаларга бирүчеләргә сокланам. Сез хезмәт сөю, әхлакый байлык һәм кешелеклелек үрнәге булып торасыз.

Ә сезнең искиткеч балаларыгызга җәйне яхшы итеп үткәрүләрен, һәр яктан үсүләрен һәм алга ышанып баруларын телим! Бәйрәм белән!

Лаеш муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев