Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Чын күңелдән бәйрәмнәре белән!

27 сентября 2019, 08:39

1387

0

0

Чын күңелдән бәйрәмнәре белән!

“Бәхетле бәләкәч” балалар бакчасының татар группасы тәрбиячесе Резедә Саматовнаны һәм аның ярдәмчесе (нянечка) Румия Зарифовнаны һөнәри бәйрәмнәре – Тәрбияче һәм барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!

Аларга озын гомер, исәнлек-саулык, тормыштан тәм табып яшәүләрен, гаилә һәм балалар бәхете, җан тынычлыгы, эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар телибез. Без сезне бик нык яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Хәлебездән килгәнчә сезне тыңларга һәм булышырга тырышабыз. Беребезне карап үстергәнгә, тәрбияләгәнгә, ә икенчебез белән хәзер булышканга, аны күп нәрсәгә өйрәткәнгә бик зур рәхмәт сезгә. Сез безгә бик якын һәм кадерле!

Румия апабызны, әле олы яшьтә дип әйтәсе килмәсә дә, якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән дә котлыйсыбыз килә! Һәр көнне якыннарыгызның яратуын, хөрмәтен, җан җылысын тоеп яшәргә язсын! Һәр туган көн сезгә бәхет-шатлык, куанычлар һәм яхшы хәбәрләр генә алып килсен.

Кадерле апаларыбыз! Һәрвакыт шулай матур, яхшы күңелле, гел яшь булып калыгыз!

Сезне яратып Адилә һәм Язилә Гариповалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X