Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Эчке эшләр хезмәткәрләре көне белән

10 ноября 2019, 14:46

803

0

0

Эчке эшләр хезмәткәрләре көне белән

Хөрмәтле Лаеш районы полиция хезмәткәрләре, эчке эшләр органнары ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе эчке эшләр хезмәткәрләре көне белән эчкерсез котлаулар кабул итегез!

Сез үз тормышыгызны мөһим һәм җаваплы хезмәткә – гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, җәмәгать тәртибен, иминлекне саклауга һәм җинаятьчелек белән көрәшкә багышладыгыз.

Полициядә эшләү кыен, куркыныч, әмма игелекле хезмәт һәм сез дәүләт һәм гражданнар алдындагы бурычыгызны һәрчак намус белән һәм лаеклы башкарасыз. Кеше тормышлары һәм язмышлары сезнең оперативлык һәм профессионализмыгызга бәйле. Сезгә намуслы хезмәтегез, сайлаган һөнәрегезгә тугрылыгыгыз һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә югары җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм.

Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә уңышлар, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның аңлавын, тынычлык телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет юлдаш булсын.

  

Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Зарипов

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X