Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Җиңү көне белән!

09 мая 2021, 08:54

387

0

0

Җиңү көне белән!

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

Сезне совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 76 еллыгы белән аеруча дулкынлану һәм ихласлык белән котлыйм. 9 Май чын мәгънәсендә бөтенхалык һәм илнең төп бәйрәме булып тора.

Бу көнне нәкъ 76 ел элек безнең халык бөтен кешелек тарихындагы иң куркыныч һәм канкойгыч сугышны җиңү белән тәмамлады.

Лаеш районында бу куркыныч вакыйга кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Ватанны немец-фашист илбасарларыннан сакларга 15 442 якташыбыз фронтка китә. Аларның 11 355е илнең бәйсезлеге һәм баш өстендәге чиста күк йөзе өчен сугыш кырларында мәңгегә ятып кала.

Бүген без җиңүче һәм азат итүче бөек халыкның һәр вәкилен исемләп хәтерлибез һәм хөрмәтлибез. Халкыбызның илбасарларга каршы көрәшкән батырлыкларын һәм фидакарьлеген сүз белән генә әйтеп бетереп булмый.

Бүген без тылда Җиңүне якынайткан кешеләргә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сезнең фидакарь хезмәтегез, риясызлык, Ватанга ышанычыгыз фронтка ышанычлы тыл тәэмин итте. Тәүлек әйләнәсе колхоз басуларында, урман кисүдә, станоклар артында эшләп, сез Бөек Җиңү сәгатен якынайттыгыз.

Кадерле дуслар! Барыгызны да чын күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм! Нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, һәр гаиләгә иминлек һәм бәхет телим. Бөек Җиңү хөрмәтенә безнең йөрәкләрдә кабызылган мәңгелек ут беркайчан да сүнмәсен!

 

Лаеш муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X