Кама ягы
  • Рус Тат
  • Изге Корбан гаете белән!

    --, 31 июль 2020 - 08:00
    105
    0
    0

    Лаеш районында яшәүче барлык ислам дине тотучыларны Корбан гаете белән котлыйм!

    Бу бәйрәм ниятләрнең керсез һәм саф булуын, ата-бабаларыбыз гореф-гадәтләренә тугры булуыбызны һәм даими әхлакый камилләшүебезне гәүдәләндерә. Ул гаделлеккә һәм шәфкатьлелеккә, гомумкешелек кыйммәтләренә хөрмәтле мөнәсәбәткә өнди.

    Лаеш районы мөселманнары дини җәмгыяте бабаларыбыз нигез салган рухи һәм тарихи мирасны, гореф-гадәтләр һәм йолаларны кадерләп саклый, яшь буында рухи-әхлакый кыйммәтләргә хөрмәт тәрбияли.

    Дини оешмалар район территориясендә гражданлык, милләтара, төрле диннәр арасында тынычлык һәм иминлекне ныгытуга лаеклы өлеш кертәләр. Алар мәгариф, мәдәни-агарту һәм хәйрия проекталарында актив катнашалар. Мондый хезмәттәшлек иминлек һәм татулыкны ныгытуга булыша һәм хөрмәткә лаек.

    Бәйрәм сезнең өйләрне шатлык һәм бәхет белән тутырсын! Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга нык сәламәтлек, имин тормыш, җан тынычлыгы һәм һәр башлангычыгызда уңышлар телим!

    Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Зарипов

     

    Бу котлау Татарстан Республикасы IV чакырылыш Лаеш муниципаль район Советына депутатлыкка кандидат Зарипов Илдус Фатыйх улы сайлау фонды акчаларыннан түләнде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: