Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерле әниләр! Сезне чын күңелдән Россиянең иң якты бәйрәмнәренең берсе — Әниләр көне белән котлыйм!

26 ноября 2023, 08:00

2674

0

0

Кадерле әниләр!  Сезне чын күңелдән Россиянең иң якты бәйрәмнәренең берсе — Әниләр көне белән котлыйм!

Ана образы мәхәббәт, сизгерлек һәм игелекне гәүдәләндерә. Тормышыбызның беренче минутларыннан ук без ана җылысын тоеп яши башлыйбыз. Әни -беренче һәм төп остаз, акыллы киңәшче һәм иң тугры дус ул. Нәкъ менә әни үз балаларының күңелләренә рухи-әхлакый һәм мәдәни нигез сала, шәхес үсешенең һәм, ахыр чиктә, җәмгыять үсешенең юнәлешен билгели. Аның назлы һәм ышанычлы куллары гаилә учагының җылысын саклый.

Безнең барыбыз өчен дә гаилә кыйммәтләренең абруен күтәрү һәм ныклы гаилә идеалларына кайту бик мөһим. Лаеш районы һәм тулаем республиканың социаль сәясәте моңа юнәлтелгән: ана һәм балаларны саклау, күп балалы ата-аналарга ярдәм итү, демографик хәлне яхшырту мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Безнең районда 1043 хатын-кыз күп балалы ана исемен йөртә, бер гаилә Ата-ана даны ордены белән, тагын сигезе «Ана даны — Материнская слава» медале белән бүләкләнгән. 18 хатын-кыз, ата-ана каравыннан мәхрүм калган, 33 ятим балага икенче әни булдылар. Алар, ата-ана яратуын, йөрәк җылысын мул итеп бирергә әзер булган, рухи яктан бай кешеләр.

Бүген Ватанны саклауда торган сугышчыларыбызны үстергән әниләр алдында баш иябез, аларга тирән хөрмәтебезне белдерәбез! 

Районынбызның барлык әниләренә дә — бала тудыру бәхетенә ирешкән әле бик яшь аналарга да, һәм инде, оныкларын һәм оныкчыкларын тәрбияләүче хатын- кызларыбызга да, аларның йортларында һәрвакыт бәхет һәм шатлык яшәвен, туганнары һәм якыннары сәламәт булуын, ә хыяллары һәм теләкләре тормышка ашуын телим.

Лаеш муниципаль район Башлыгы И. Ф. Зарипов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев