Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Каравон бәйрәме уңаеннан Лаеш муниципаль район башлыгы котлавы

25 мая 2019, 08:38

674

0

0

Каравон бәйрәме уңаеннан Лаеш муниципаль район башлыгы котлавы

Лаеш районының хөрмәтле яшәүчеләре һәм кунаклар!

“Каравон” – крестьяннар һәм рус халкына ярдәм итүче дип саналган Могҗизалар тудыручы изге Николай хөрмәтенә уздырыла торган бәйрәм ул. Республикабыз брендына әйләнгән “Каравон” 27нче тапкыр үтә.

Без Никольский авылында үтә торган фестивальнең бар Россиядән фольклор коллективлар һәм халык һөнәрчеләре җыела торган үзенчәлекле урын булуына горурланабыз. Елдан ел аларның саны арта, ә инде бу рус мәдәниятенең әһәмияте зур булуны күрсәтә. Быел аңа кунаклар күп киләчәк.

Бүген Никольский авылының “Каравон” ансамбле үз традицияләрен дәвам итә, катнашучыларның берничә яңа буыны барлыкка килде, алар өлкәннәр белән бергә рус халык гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау эшен дәвам итәләр. Мин коллективның өлкән буынына рус мәдәнияте гадәтләрен саклауга үзләреннән зур өлеш кертүләре һәм бу бәя биреп бетергесез тәҗрибәне яшьләргә тапшырулары өчен рәхмәт белдерәм.

Каравон күп милләтле республикабызның рухи тормышында зур урын алып тора, яшьләребезгә дустанә, үзара аңлашу һәм Туган илгә мәхәббәт тәрбияләүдә нигез булып тора. Киләчәктә нәкъ менә яшьләр нык һәм какшамас җәмгыять нигезе булган Ватанга тугрылык һәм татулыкны саклаучылар булачак.

Кадерле дуслар! Каравон – ул халык бәйрәме, сезнең барыгызга сәламәтлек, бәхет, һәр эшегездә уңышлар телим.

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П. Афанасьев

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X