Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Халыклар бердәмлеге көне белән

04 ноября 2020, 08:35

576

0

0

Халыклар бердәмлеге көне белән

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

Халыклар бердәмлеге көне милләтенә, диненә, социаль статусына, яшенә карамастан, зур ил гражданнарының бердәмлеген символлаштыра. Бу көн безнең бернинди аермалыкларга да карамастан, бердәм халык икәнне һәр кешенең исенә төшерә.

Лаеш районы үзенең тарихы, ата-бабаларыбыз тарафыннан нигез салынган гореф-гадәтләре белән дан тота. Биредә төрле милләт вәкилләре тату яши, аларның һәркайсы Татарстан үсешенә үзләренең икътисади һәм мәдәни өлешен кертә.

Һәр гаиләдә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, ә бердәмлек һәм патриотизм һәрвакыт ышанычлы терәк һәм илебез, республикабыз һәм районыбызның уңышлы үсешенә нигез булсын.

Лаеш муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев