Кама ягы
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз! Любовь Костантиновна ХАРИТОНОВА!

    --, 10 июль 2019 - 10:18
    56
    0
    0

    Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз.

    Без Сезне мәгариф бүлегенең зирәк, акыллы, эрудицияле хезмәткәре буларак беләбез. Сез һәрчак игътибарлы, сизгер, ярдәмчел булдыгыз һәм шулай булып каласыз да. Киңәш бирергә, теләсә нинди проблеманың хәл итүдә ярдәм итәргә әзерсез. Чын гүзәл зат буларак Сез һәрчак чибәр, сөйкемле, элегантлы һәм ачык йөзле. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар, бәхет телибез.

    Котлап Сезне юбилеегыз белән,

    Якты кояш сипсен җылысын.

    Сезнең өчен алып килсен һәр көн

    Бәхетләрнең иң-иң олысын.

    Филиппов.Н.Д., Трифонова Г.П., Носкова Р.В., Максимов.П.Ф., Кореева Л.В., Белякова В.П., Сергеева А.В.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: