Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Лаеш шәһәре көне белән!

10 сентября 2022, 08:00

998

0

0

Лаеш шәһәре көне белән!

Хөрмәтле Лаеш районында яшәүчеләр һәм кунаклар! Сезнең барыгызны Шәһәр көне белән котлыйм. Быел Лаеш 465 еллыгын, ә район 95 еллыгын билгеләп үтә.

Бу искиткеч даталар – үзеңнең кече туган илеңә яратуыңны белдерү өчен тагын бер уңай сәбәп. Лаеш – Татарстанның тарихи шәһәре. Тарих һәм хәзерге заман үрелгән үзенчәлекле урын. Бүген Лаеш районы үзенең матурлыгы, аерым төсмере, үскән инфраструктурасы, сәнәгате һәм искиткеч табигате белән сокландыра. 2021 ел йомгаклары безнең район Татарстанның социаль-икътисади үсеш рейтингында беренче урын алды. Быел “Семрук” проекты Бөтенроссия кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында 70 миллион сум күләмендә грант отты. Безнең өчен бу зур җиңү, без шулай итеп районда туризмны үстерәчәкбез һәм яхшыртачакбыз, кунакларны җәлеп итәрбез. Монда шәһәр халкының һәм Лаеш районы командасының өлеше зур. Районда яңа яшьләр һәм мәдәни үзәкләр, белем бирү учреждениеләре, спорт һәм ял итү комплекслары төзелә, иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә, яңа эш урыннары булдырыла.

Төп потенциал, төп байлыгыбыз – ул безнең кешеләребез. Гаҗәеп, хезмәт сөючән, бар яңалыкны кабул итүчеләр, туган шәһәрләрен яратучылар һәм аны киләчәктә дә үстерүгә бар көчләрен, талантларын һәм сәләтләрен куярга әзер яшәүчеләребез. Бу бәйрәм көнендә бүгенге иминлегебез өчен ныклы нигез салган ветераннарга чиксез рәхмәт әйтәбез.

Кадерле дуслар! Сезгә профессионализмыгыз, фидакарь хезмәтегез, максатка ирешүдә кыю булуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Барыгызга, бар Лаеш шәһәренә һәм Лаеш районына иминлек, яңа уңышлар телим! Бәйрәм белән! Лаеш шәһәре көне белән! Лаеш районы көне белән! Үзегезне саклагыз һәм сау-сәламәт булыгыз!

Лаеш муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X