Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Лаеш районында яшәүче хөрмәтле кешеләр һәм кунаклар!

28 мая 2022, 08:04

341

0

0

Лаеш районында яшәүче хөрмәтле кешеләр һәм кунаклар!

Бүген без районыбызның иң матур һәм үзенчәлекле бәйрәмнәренең берсен билгеләп үтәбез. Каравон рус халык бәйрәме күп гасырлар кунакчыл Лаеш җирендә – Никольский авылында билгеләп үтелә. Менә 30 ел инде бу бәйрәм Бөтенроссия дәрәҗәсендә үтә. Аны руслар гына түгел, безнең республика һәм илебезнең күп милләтле халкы да ярата. Каравон йөрәге – үзенчәлекле әйлән-бәйлән – борынгыдан сакланган төп казанышларның берсе, ул могҗиза белән сакланган һәм безнең заманда яңартылган. Ул рухи көчкә, бетмәс-төкәнмәс энергиягә һәм мәрхәмәтлелеккә ия. Нәкъ менә шуңа күрә Каравон рус халкы тарихы һәм йоласы гына түгел, әмма дуслык, тупланганлык һәм бердәмлек символы да булып тора.

Бәйрәмнең һәр кунагы ирексездән аның тулы хокуклы катнашучысына әйләнә. Рус халык бәйрәме Каравон белән котлыйм.

Буыннан буынга тапшырылган гореф-гадәтләребез  кадерләп саклансын, тагын күп еллар яшәсен. Иминлек, бәхет, күтәренке кәеф һәм изге гамәлләр телим!

Лаеш муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев