Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне изге Раштуа бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйм.
Кырык көнлек Раштуа посты тәмамланды һәм дөньядагы күпсанлы православие гыйбадәтханәләрендә Христосның тууы уңаеннан аны олылау тантаналары уздырыла. Элек-электән иң игелекле омтылышлар, матур өметләр белән тулы бу бәйрәмнең колачы киң: аны яше-карты, җәмгыятьнең төрле катлау һәм төрле милләт вәкилләре зурлап билгеләп үтә.
Ике мең елдан артык вакыт дәвамында, бик борынгы заманнардан христианнар Раштуаны чиксез шатлык, дулкынлану белән каршы ала. Бүген дә миллионлаган кеше рухи камилләшү, җаннарны пакъләү һәм үпкә-ачудан арыну юлын күрсәтүче бөек хаклык һәм гаделлек кануннарына элеккечә ихлас һәм садә күңелдән ышана. Шәфкатьлелек, яшәү дәрте, эчкерсез мәхәббәт хисләрен тагын да көчәйтүче Раштуада дин тотучылар якыннарына, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә аеруча мәрхәмәтле, игътибарлы булырга тырыша.
Православие, ислам һәм башка традицион диннәр белән беррәттән, рухи-әхлакый үсешебезгә бәрәкәтле этәргеч бирә. Христосның тууын бәйрәм итү Татарстанда һәрчак дуслык-татулык, аңлашу һәм күңел җылысы хакимлек иткән мохиттә уза.
Үткән елда республикабызда православие динен тотучылар тормышында күп кенә истәлекле вакыйгалар булды. Шуларның иң күренеклесе – Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең IV форумы, ул Казан Мәрьям Ана иконасы табылганга 440 ел тулу уңаеннан оештырылды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең быел билгеләп үтеләчәк 75 еллык юбилеена багышланган «Бөек Җиңү: мирасы һәм варислары» XXVIII Халыкара Раштуа мәгърифәти укуларының төбәк этабы да онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Богородица монастыреның бөтен Россия күләмендә изге дип танылган Мәрьям Ана Казан иконасы соборын торгызу эшләре актив алып барыла.
Болар һәммәсе җәмгыятьнең рухи яңарышына, шулай ук төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында бәрәкәтле багланышлар тагын да ныгуга ярдәм итәр дип ышанам.
Сезгә Раштуада күтәренке кәеф, шатлык, бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим!
-
1 март 2021 - 16:05Аграрийлар куелган бурычларны уңышлы хәл итәләр Агросәнәгать комплексы районда үсешнең уңай динамикасын күрсәтте һәм азык-төлек иминлегендә мөһим роль уйнады.800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.20500
-
1 март 2021 - 08:56Мәгариф - эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше Сыйфатлы һәм һәркем өчен мөмкин булган белем бирү, төрле яктан үскән шәхес тәрбияләү, уку өчен уңайлы шартлар тудыру, белем бирү оешмаларының матди-техник базасын ныгыту – бу бурычлар 2020 елда уңышлы тормышка ашырылды.1800
-
28 февраль 2021 - 12:07Беренче сыйныфка кабул итү кагыйдәләре үзгәрде Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итүнең яңа кагыйдәләре Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 20.09.2020 ел, № 458 боерыгы белән расланган.20100
-
28 февраль 2021 - 11:22Лаеш районында ВИЧ инфекциясе белән авыручылар саны арту күзәтелми Лаеш үзәк район хастаханәсендә Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы СПИД белән көрәш буенча ведомствоара комиссиясе утырышы узды.1100
-
27 февраль 2021 - 13:03Кешеләр турында кайгырту - җирле хакимиятнең эш принцибы шундый Габишевода дәүләт программалары ярдәмендә юллар һәм су белән тәэмин итү яхшыра.19200
-
26 февраль 2021 - 10:56Россия горурлыгы һәм даны Шундый исем астындагы концерт белән район мәдәният йортында Лаеш районының барлык Ватанны саклаучыларын котладылар.20300
-
25 февраль 2021 - 14:42Татулык - тынычлык һәм чәчәк ату нигезе Парламент сәгатендә кадетлар алдында Татьяна Ларионова чыгыш ясады.14200
-
22 июнь 2020 - 14:04День памяти и скорби. Малая Елга
-
24 февраль 2021 - 08:45Дәүләт программалары район үсешенә ярдәм итәДәүләт программаларын тормышка ашыруда актив катнашу - Лаеш районын аерып торучы үзенчәлек.6700
-
1 гыйнвар 2021 - 22:57Укучылар игътибарына Яңа ел каникуллары уңаеннан «Кама ягы»ның алдагы саны киләсе елда чыгачак.10800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.20500
-
28 февраль 2021 - 12:07Беренче сыйныфка кабул итү кагыйдәләре үзгәрде Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итүнең яңа кагыйдәләре Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 20.09.2020 ел, № 458 боерыгы белән расланган.20100
-
1 март 2021 - 08:56Мәгариф - эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше Сыйфатлы һәм һәркем өчен мөмкин булган белем бирү, төрле яктан үскән шәхес тәрбияләү, уку өчен уңайлы шартлар тудыру, белем бирү оешмаларының матди-техник базасын ныгыту – бу бурычлар 2020 елда уңышлы тормышка ашырылды.1800
-
28 февраль 2021 - 11:22Лаеш районында ВИЧ инфекциясе белән авыручылар саны арту күзәтелми Лаеш үзәк район хастаханәсендә Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы СПИД белән көрәш буенча ведомствоара комиссиясе утырышы узды.1100
-
1 март 2021 - 16:05Аграрийлар куелган бурычларны уңышлы хәл итәләр Агросәнәгать комплексы районда үсешнең уңай динамикасын күрсәтте һәм азык-төлек иминлегендә мөһим роль уйнады.800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кама ягы (Камская новь)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФC77-47624 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Денис Геннадьевич Суханов
Адрес редакции: юридический / фактический - 422610, Республика Татарстан, г. Лаишево, ул. Марии Ульяновой д.56 (офис 2)
Электронная почта - novayakama@yandex.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции - kamskaja-nov.dir@tatmedia.com
Телефон редакции: 8 (84378) 2-56-47
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика