Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

08 марта 2024, 04:45

2390

0

0

Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Язның бу беренче бәйрәмендә без кадерле хатын-кызларыбызга, әниләребезгә һәм әбиләребезгә, апаларыбызга һәм кызларыбызга зирәк һәм сабыр, кайгыртучан һәм игелекле булулары, күңел җылысы һәм тормышка ышаныч биргәннәре өчен ихлас хөрмәтебезне, мәхәббәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез.
Хатын-кызлар үз тормышларында күп өлкәләрне: һөнәрләрендә һәм карьераларында уңышларга ирешүләрен матурлык һәм сөйкемлелекләренә сокландыра белү белән, яхшы хатын һәм хуҗабикә булуларын игелекле һәм назлы әни дә була белү белән оста берләштерә алалар. Хатын-кыз алына торган һәр эшкә уңыш гарантияләнгән. Сез иң катлаулы эшләрне җиңел чишә аласыз.

Хөрмәтле гүзәл затлар! Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклим! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм бәхет телим! Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек хөкем сөрсен. Күңелләрегездә һәрвакыт яз чәчәк атсын, ә бәхет, мәхәббәт һәм гармония сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булсын! 

Лаеш муниципаль районы башлыгы И. Ф. Зарипов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев