Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Шәһәр көне белән!

06 сентября 2019, 14:07

1070

0

0

Лаеш шәһәрендә яшәүче хөрмәтле кешеләр һәм аның кунаклары! Сезне Шәһәр көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм яшенә, милләтенә, нинди дин тотуына һәм һөнәренә карамастан бар шәһәр халкын берләштерә. Лаешта туганнар һәм хәзер ул туган шәһәргә әйләнгән кешеләр бәйрәме. Безнең шәһәребез көннән көн матурлана, чистара. Аны төзекләндерү актив бара. Балалар бакчалары, мәктәпләр, техникумның уку корпусы ремонтланды, скверлар, балалар һәм спорт мәйданчыклары тәртипкә китерелде, юллар, тротуарлар салына. Яр буе төзекләндерелә.

Лаешның төп байлыгы – анда яшәүчеләр. Шәһәр көне – бу хезмәтләре белән безнең район үзәген үзгәрткән ветераннар бәйрәме. Бүген безнең бабаларыбыз хезмәтен арттырганнар, дәвам итүчеләр өчен бәйрәм. Һәм, әлбәттә, яшь буын бәйрәме, алар үз Ватаныбыз язмышы өчен җаваплылык эстафетасын алачаклар.

Лаешны үстерүгә өлеш керткән бар кешегә, үзләренең кече Туган илләрен яратулары һәм тугрылыклары өчен рәхмәт белдерәм! Сезгә сәламәтлек һәм иминлек, барлык изге башлангычларыгызда уңышлар телим! Шәһәр көне белән!

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П. Афанасьев.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев