Кама ягы
  • Рус Тат
  • Социаль хезмәткәрләр көне белән!

    --, 8 июнь 2022 - 07:33
    254
    0
    0

    Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм! Мәрхәмәтлелек, түземлелек һәм чит кеше бәласенә битараф булмау – менә ул социаль хезмәткәргә хас сыйфатлар.

    Социаль яклау – катлаулы һәм биниһая рухи көч таләп итә торган эш. Сезнең, грамоталы белгечләр ярдәмендә кыен хәлдә калган районыбыз кешеләре ярдәм алалар, җылы сүз ишетәләр. Сезнең хезмәткә бәя биреп бетергесез, сез кешеләргә күңел җылысы бирәсез, иртәгәге көнгә ышаныч һәм өмет уятасыз.

     Сезнең җиңел булмаган һәм бик тә җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт. Сезгә һәм сезнең гаиләләргә нык сәламәтлек, бәхет, эшегездә уңышлар, бары изге теләкләр телим! Социаль хезмәт ветераннарына, яшь хезмәткәрләрнең остазларына аеруча рәхмәт.

    Лаеш муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: