Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татарстан Республикасы көне белән!

30 августа 2021, 08:00

296

0

0

 Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

Сезне чын күңелдән безнең Республиканың олы бәйрәмнәренең берсе белән котлыйм! Бу көн һәрберебез өчен аеруча истәлекле бәйрәм, нәкъ менә ул көндә үзеңне куәтле һәм чәчәк атучы илнең бер бөртеге итеп тоясың.

Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә безнең районда масштаблы күп проектлар тормышка ашырыла: ел саен сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт объектлары төзелә. Иҗтимагый киңлекләр һәм ял итү урыннарын үстерүгә зур әһәмият бирелә.

Без яшәеш сыйфаты һәм һәр кеше иминлеге мөһим урын алган илнең бер өлеше булу белән горурланабыз. Озак еллар дәвамында бу юнәлеш өстенлекле булып тора. Без елдан ел аның нәтиҗәләрен күрәбез.

Лаеш районы киләчәктә дә туган республикабызны үстерүгә, аның күп милләтле халкын туплауга һәм бердәмлегенә өлеш кертер дип ышанам.

Кадерле дуслар, барыгызга нык сәламәтлек, үзара аңлашу, иминлек һәм тыныч тормыш телим. Бәйрәм белән!

 

Лаеш муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X