Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнехановның  Татарстан Республикасы көне уңаеннан  МӨРӘҖӘГАТЕ

30 августа 2023, 09:00

673

0

0

Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнехановның  Татарстан Республикасы көне уңаеннан  МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Татарстан Республикасы көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм. 
Бу бөтенхалык бәйрәме — туган җирен яраткан һәркем өчен олы тантана, анда татарстанлыларның казанышлары, граждан җәмгыятенең берләшүе ачык чагылыш таба, ул безне игелекле эшләргә рухландыра.

Бүгенге көндә Татарстан — Россия Федерациясенең әйдәп баручы субъекты. Төп икътисади күрсәткечләр, инвестицияләр җәлеп итү буенча һәм тормыш сыйфаты ягыннан безнең республика — алдынгылар сафында. Предприятиеләр җитештерү күләмен арттыра бара, сәнәгатьтә, төзелештә, авыл хуҗалыгында һәм башка тармакларда киң колачлы проектлар гамәлгә ашырыла, алдынгы һәм мәгълүмати технологияләр өлкәләре күтәрелеш кичерә. Әлеге уңышларга Татарстан Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин, Россия Хөкүмәте ярдәме белән һәм республика халкының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ирешә алды.

Фәндә һәм мәгарифтә, медицинада һәм социаль өлкәдә, сәнгатьтә, спортта һәм яшьләр сәясәтендә үсешне тәэмин итү өчен шартлар тудыруны дәвам иттерәчәкбез. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә аеруча игътибар бирәбез. 2023 елның Россиядә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителүе бу эшнең мөһимлеген тануга дәлил булып тора.

Милли мәдәниятләр һәм телләр күптөрлелеге, тарихи әһәмияткә ия булган объектлар, табигатенең гүзәллеге Татарстанга күп кенә илләрдән һәм төбәкләрдән туристлар җәлеп итә. 2024 елда Казанда узачак БРИКС дәүләтләре башлыклары очрашуы, «БРИКС уеннары» һәм «Киләчәк уеннары» дип исемләнгән халыкара турнирлар республиканың мөмкинлекләрен һәм кунакчыллыгын күрсәтү өчен күркәм форсат булыр дип ышанам. 

Борынгы рухи-әхлакый хәзинәләребезне саклауга, милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгытуга Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында уздырылган чаралар бәрәкәтле этәргеч бирә. Бер-беребезгә ихтирамлы мөнәсәбәт, милләтара, төрле дин тотучыларның үзара яхшы мөгамәләдә булуы, Ватанга мәхәббәт бердәмлегебезнең һәм иминлегебезнең нигезен тәшкил итә. 

Татарстан хәрбиләре хәзерге вакытта махсус хәрби операция барышында батырлык һәм кыюлык белән ил киләчәге һәм тыныч тормыш хакына көрәшә. Без илебез сакчылары — Бөек Ватан сугышы каһарманнарының варислары белән горурланабыз һәм Җиңүгә ышанабыз! 

Кадерле татарстанлылар!

Без бергәләп Ватан мәнфәгатьләренә, республикабыз алгарышы хакына тырышып эшлибез һәм әлеге хезмәттә һәркемнең өлеше зур әһәмияткә ия. 
Сезгә ихлас йөрәктән бәхет, нык сәламәтлек, игелек һәм уңышлар телим.
Татарстан Республикасы көне мөбарәк булсын!

Р. Н. Миңнеханов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев