Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Ураза гаете белән!

03 июня 2019, 15:16

662

0

0

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

Безгә бабаларыбызның  рухи кыйммәтләренә якынлашу мөмкинлеге биргән  изге Рамазан ае тәмамланып килә. Ураза гаете тоткан уразаларыбызның төп баганаларын гәүдәләндерә: рухи чистарыну,  шәфкатьлелек, татулыкка омтылу, изге гамәлләр кылу. Бу кыйммәтләр барлык дини конфессия вәкилләренә якын һәм аңлаешлы. Алар изге эшләргә этәрә, кеше хәленә керә белергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә. Тынычлык һәм татулыкның  тарихи нигезен тәшкил итә.

Республикада, шул исәптән безнең районда да мәчетләр төзелүе сөендерә, торган саен кешеләр дингә, дини йолаларга һәм гореф-гадәтләргә тартыла, күңелле хәл бит.

Хөрмәтле мөселманнар! Бу зур бәйрәмдә һәр йортта шатлык, иминлек, муллык, татулык хөкем сөрүен телим. Без хөрмәтләгән гореф-гадәтләребез Лаеш районында яшәүче халыклар арасында дуслык һәм аңлашылучанлыкны ныгытуга ярдәм итсен. Ураза бәйрәме безнең барыбызга җан тынычлыгы һәм үз көчебезгә ышану алып килсен, тоткан уразаларыгыз савапка булсын. Тормыш юлыгыз изге гамәлләргә бай булсын. Сезгә сәламәтлек һәм бәхет, изге эшләрегездә уңышлар, имин һәм мул тормыш телим!

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П. Афанасьев

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X