Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!

04 ноября 2022, 08:50

1378

0

0

Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!

Ноябрь әһәмиятле вакыйгаларга һәм истәлекле даталарга бай ай. Дүртенче ноябрьдә без Халыклар бердәмлеге көнен, алтысында – Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Мин чын күңелдән Лаеш районында яшәүче һәр кешене бу бәйрәмнәр белән котлыйм! Бүген, моннан күп еллар электәге кебек үк, бердәмлек, төрле милләт кешеләренең, төрле дин тотучыларның үзара татулыгы һәм иминлеге, гореф-гадәтләре – Россияне һәм аның төбәкләрен үстерүнең төп шартлары булып тора. Конституция җәмгыятьтә тынычлык һәм иминлекне тәэмин итүнең төп нигезен тәшкил итә.

Безнең бабаларыбыз халык ополчениесенә берләшеп кенә болганчык һәм авыр елларны үтә алганнар. Бүген без буынннар күчүчәнлеген нык тоябыз. Үткәнне, хәзергене һәм киләчәкне бәйләп  без уртак максатка ирешә – Туган илебезне чәчәк атучы, көчле һәм нык итә алабыз.

Мин һәркайсыгызга имин тормыш, нык сәламәтлек, уңышлар һәм җан тынычлыгы белән яши торган гомер телим. Сезнең йортларда һәрчак татулык, үзара аңлашу һәм куанычлар булсын!

Лаеш муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев