Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле лаешлылар, сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

01 января 2024, 08:00

2281

0

0

Хөрмәтле лаешлылар, сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Бу илебез халкының иң яраткан бәйрәме. Яңа елны һәркем үзенә бер күтәренке кәеф, могҗизага өмет һәм изге теләкләрнең үтәлүенә зур ышаныч белән көтә.

Яңа ел — узылган юлга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау, киләчәккә максатлар кую, туар таңнарга якты өметләр баглау ул. 2023 ел безнең өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды: Лаешта «Ак таулар» туристлык кластеры барлыкка килде, Усады авылында Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә мемориал һәм ICL Group заводы ачылды, юллар һәм М-12 югары тизлекле автомагистраль, «Чишмә» чиста су чыганаклары, балалар спорт мәйданчыклары төзелде. Бу ел Лаеш районында яшәүчеләрне бик нык берләштерде, уртак эш өчен без бергәләшеп махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларыбызга зур ярдәм күрсәттек. 

Яңа 2024 ел тормышны яхшырту юлында чираттагы адым булсын, һәр йортка бәхет, җылылык һәм уңышлар китерсен!

Киләсе елда иң якты теләкләр тормышка ашсын! Яңа ел яңа кызыклы проектларга бай, хезмәттә яңа уңышларга рухландырсын, ә гаиләләрдә тынычлык һәм муллык булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, шатлык, җан тынычлыгы һәм яхшы кәеф телим!

Яңа ел белән, яңа бәхет белән!

Лаеш муниципаль районы башлыгы И. Ф. Зарипов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев