Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле өлкән буын якташларыбыз! Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!

01 октября 2023, 08:00

230

0

0

Хөрмәтле өлкән буын якташларыбыз! Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!

Бу көн — районыбызны үстерүгә керткән өлешегез, күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерергә тагын бер зур мөмкинлек. 1 октябрь-заманнар һәм буыннар арасындагы аерылгысыз бәйләнешне искә төшерергә, хөрмәтле яшьтәге кешеләргә гражданлык җитлеккәнлеге, тормыш зирәклеге һәм күңел юмартлыгы өчен рәхмәт әйтергә тагын бер сәбәп. 

Безнең төп бурычларыбызның берсе — кайгыртучанлык күрсәтү, озын һәм бәхетле тормыш өчен шартлар тудыру, иҗат активлыгын арттыру һәм эш белән тәэмин итү мөмкинлеген үстерү. Сезнең өстә зур тормыш, аның шатлыклары һәм кыенлыклары, уңышлары һәм югалтулары, шулай ук илебезгә икътисади һәм социаль тотрыклылык биргән зур хезмәт. 

Сез районыбыздагы һәр чараның, һәр бәйрәмнең бизәге. Чыгышларыгыз белән тамашачылар һәм тыңлаучыларның йөрәкләрендә ут кабыза аласыз. Иҗат коллективлары бөтен республиканы әйләнеп чыкты һәм конкурсларда призлы урыннар яулады. 

Энергиягез, хәтта, башкаларга ярдәм итәргә дә җитә. Сез, ихлас кайгыртып, махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклаучы сугышчылар өчен маскировка челтәрләре бәйлисез, костюмнар тегәсез. Сезнең фидакарь хезмәтегез һәм ярдәмегез турында бөтен Россия буенча меңләгән кеше белә. 

Үзегезнең үрнәгегез белән сез үсеп килүче буында көчле рух, хезмәт сөючәнлеге һәм патриотизм тәрбиялисез. Яшьләр белән белем һәм кыйммәтле тәҗрибәгез белән юмарт уртаклашасыз. 

Кадерле әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, сезнең игелегегез һәм сабырлыгыгыз милли бердәмлекнең нигезе һәм Лаеш районын алга таба үстерү эшендә таяныч булып хезмәт итә. 

Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим! Янәшәгездә һәрвакыт сезне яратучы, уңышлары белән шатландыручы, кайгыртучан балалар, оныклар, дуслар булсын. Якыннарыгызга тормыш сөючәнлеге, оптимизм, шат күңеллелек, игелеклелек һәм гаделлелек үрнәге булып озак һәм бәхетле яшәгез!

Лаеш муниципаль район башлыгы И. Ф. Зарипов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев