Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа ел һәм Раштуа белән!

31 декабря 2021, 08:00

575

0

0

Кадерле дуслар! Барыгызны иң яраткан һәм могҗизалы бәйрәмнәребез - Яңа 2022 ел һәм Раштуа белән котлыйм, алар безгә шатлык, өмет-куанычлар алып килә.

2021 ел безнең күңелдә тормышыбызны сизелерлек яхшырткан вакыйгалары һәм ачышлары белән истә калыр: Лаешта экстрим-парк, Усадыда күп профильле лицей, Державинода балалар бакчасы, Сокуры авылында челтәр газ җибәрү, “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыру, яңа юллар, предприятиеләр төзү, елгалар һәм күлләрне чистарту – болар агымдагы елда булган вакыйгаларның бер өлеше генә.

Яңа ел яңа ачышлар һәм гамәлләр шатлыгын тагын да күбрәк алып килер дип ышанам. Без киләчәктә дә үзебезнең кешеләрнең яшәешен тагын да яхшырту һәм уңайлы итү өчен бар тырышлыгыбызны куярбыз.

Бу бәйрәм көннәрендә барыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм имин тормыш телим. Һәр гаиләдә ярату, татулык һәм иминлек хөкем сөрсен!

Лаеш муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X