133 литр лосьонны сатудан алганнар
Роспотребнадзорның ТР идарәсе хәбәр иткәнчә, РФның баш дәүләт санитар табибының 2016 ел 23 декабрь карарына ярашлы төстә, Роспотребнадзор хезмәткәрләре сәүдә нокталарын тикшергәннәр. Алар 446 кибеттә булганнар. Гомумән алганда 133 литрдан артык составында спирт булган азык-төлек булмаган продукцияне ачыклаганнар. Гадирәк әйткәндә - лосьонны. Барлык бу продукциягә арест салынган. Роспотребнадзорның ТР идарәсе...
Роспотребнадзорның ТР идарәсе хәбәр иткәнчә, РФның баш дәүләт санитар табибының 2016 ел 23 декабрь карарына ярашлы төстә, Роспотребнадзор хезмәткәрләре сәүдә нокталарын тикшергәннәр.
Алар 446 кибеттә булганнар. Гомумән алганда 133 литрдан артык составында спирт булган азык-төлек булмаган продукцияне ачыклаганнар. Гадирәк әйткәндә - лосьонны. Барлык бу продукциягә арест салынган. Роспотребнадзорның ТР идарәсе киләчәктә дә составында спирт булган азык-төлек булмаган продукцияне сату туктатылуны контрольдә тотачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев