Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

14 июньдә мөселман зиратында шимбә өмәсе үткәрергә тәкъдим итәм.

Бар халыкларда һәм диннәрдә мәрхүмнәр истәлеген кадерләп саклау бар. Кешеләр туганнары каберенә килеп аны тәртипкә китерәләр. Лаешта православие һәм мөселман зиратлары янәшә урнашкан. Һәм бу мөаген, дөрестер - безнең шәһәрдә күптән инде күп кенә татар һәм рус гаиләләре туганлашкан. Православие динендәгеләр туганнары каберенә килгәндә мөселман зиратында ятучылар янына да керәләр....

Бар халыкларда һәм диннәрдә мәрхүмнәр истәлеген кадерләп саклау бар. Кешеләр туганнары каберенә килеп аны тәртипкә китерәләр.

Лаешта православие һәм мөселман зиратлары янәшә урнашкан. Һәм бу мөаген, дөрестер - безнең шәһәрдә күптән инде күп кенә татар һәм рус гаиләләре туганлашкан. Православие динендәгеләр туганнары каберенә килгәндә мөселман зиратында ятучылар янына да керәләр.

Кызганычка каршы, исламда мәрхүмнәр каберенә килүнең билгеле көне юк, шунлыктан кайбер каберләр озак вакытлар буе җыештырылмыйча торалар. Шуңа күрә мин, мөселман зиратын карап торучы буларак, якындагы ялларда - 14 июньдә - аларны җыештырырга килергә чакырам. Уртак көч белән каберлектә тәртип урнаштырырбыз.

Ислам кануннары буенча каберләрдә ясалма чәчәкләр, конфетлар, печеньелар калдыру тыела. Әгәр мәрхүмнәрнең күңелен күрергә телисез икән, чәчәкләр утыртыгыз. Ә тәм-томнарны мохтаҗларга бирегез. Шуны да искәртәсе килә, чүп-чар өчен контейнер бар. Зиратка кергәндә ике телдә язылган үзеңне тоту кагыйдәләре урнаштырылган. Әйдәгез, аларны үтик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев