Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Аһ, җәй

Яңгыр астында калган малай әтисе кушуы буенча кишер түтәлен утагач, шушы көннәрдә генә ун яшен тутырган малай җиңел сулап куйды һәм бакчадан чыгып китте. Беркемгә әйтмичә, күз ачып йомган арада якындагы чикләвек үсә торган урынга йөгерде. Ул чикләвек куаклары якындагы бер аланда җир җиләге пешкәнен белә иде. Ун минут та...

Яңгыр астында калган малай әтисе кушуы буенча кишер түтәлен утагач, шушы көннәрдә генә ун яшен тутырган малай җиңел сулап куйды һәм бакчадан чыгып китте. Беркемгә әйтмичә, күз ачып йомган арада якындагы чикләвек үсә торган урынга йөгерде.

Ул чикләвек куаклары якындагы бер аланда җир җиләге пешкәнен белә иде. Ун минут та үтмәде, малай инде чикләвек куаклары җәелеп үскән тау башына менде. Аланда егермеләп кенә адым калган иде, кинәт күк күкрәде! Яшен яшьнәде. Кара болытлар, тыгызланып, минут эчендә чиста аксыл-зәңгәр күк йөзен капладылар. Чиләкләп койгандай җиргә яңгыр ява башлады. Кояш баегандагыдай караңгыланып китте. Малайның башыннан җиләк турындагы уйлар чыгып очты. Җәйге юка чалбар һәм ситцы күлмәк кигән, баштан-аяк юешләнгән яланаяклы малай тау бите буйлап тау башыннан берәр чакрым читтә булган туган авылына йөгерде. Яңгыр су ташкыны белән камчылап торды. Җир тоташ баткаклыкка әйләнгән, аннан йөгерү түгел, атлап бару да авыр иде. Озын утлы кылычка охшаган яшеннәр малайның әле артында, әле бер ягында, әле алдында яшьнәде. Аңа алар үзенә юнәлгәндер кебек тоелды. Һәр яшеннән соң дөбер-шатыр килеп күк күкрәде. Куркудан югалып калган малай бер сүз дә әйтә алмады.

Биш минут мәңгелек булып тоелды! Ниһаять, караңгы су пәрдәсе аша ул авыл читендә урнашкан футбол мәйданчыгын күрде. Аның аша пуля тизлеге белән үтеп малай аптыраудан катып калды. Аяк астында - коры җир. Яңгыр төшмәгән яшел үлән. Авыл өстендә югарыда, ап - аяз күк йөзендә якты, җылы нур сибә. Ул бу могҗизага ышана алмый торды. Артына борылып карады: караңгы болытлардан яшен һәм яңгыр коелу дәвам итә. Яктылык һәм караңгылык арасында бары берничә метр ара!

Малайның йөзе чиксез шатлыктан яктырып китте һәм кечкенә кояшка охшап калды. Ул шатланып коры үләндә чикерткә кебек сикеренде. Санаулы минутлар эчендә аның бар җире: киемнәре дә, тәне дә, чәчләре дә кипте. Аны өйдә каршы алган туганнары берничә минут кына элек аның белән нәрсә булганын күз алдына да китермәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев