Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Унөч меңнең берсе

Әфганстаннан әйләнеп кайта алмаган Хәерби авылы егете Илфар Билалов истәлегенә Әфганстан, синдә булганым юк, Язмыш мине сиңа илтмәде. Тик уйларым гына кошлар сыман Үтеп керде синең чикләрне. Таулар арасында туплар шартлый, Ишетелеп тора атышлар Мондагы җир безнең егетләрнең, Йөрәк каны белән катнашкан. Ерак Татарстан җирләреннән, Теләпме соң алар килделәр? Чит...

Әфганстаннан әйләнеп кайта алмаган Хәерби авылы егете Илфар Билалов истәлегенә

Әфганстан, синдә булганым юк,

Язмыш мине сиңа илтмәде.

Тик уйларым гына кошлар сыман

Үтеп керде синең чикләрне.

Таулар арасында туплар шартлый,

Ишетелеп тора атышлар

Мондагы җир безнең егетләрнең,

Йөрәк каны белән катнашкан.

Ерак Татарстан җирләреннән,

Теләпме соң алар килделәр?

Чит халыкның мәнфәгатен саклап

Туры килде җанын бирергә.

Кеше җиргә тик бер тапкыр туа.

Тормыш тик бер тапкыр бирелә.

Торгынлыкның кырыс кануннары,

Китерделәр сезне бирегә,

Була алмадым синдә Әфганстан,

Сугыш мәхнәрләреш күрмәдем,

Күрдем бары яп-яшь егетләрне,

Туган җиребездә күмгәнне.

Цинк табутларда кайтты,

Туган җирнең сөйгән уллары

Кисте сугыш сезнең мәхәббәткә,

Киләчәккә булган юлларны

Таулар арасында күпме җаннар,

Әрнеп елап йөри моңланып,

Кошлар сыман очып кайтыр иде.

Хәербигә Илфар Билалов.

Үлем эзләп килде мени соң ул,

Хезмәт дәрте белән янганда

Сеңлесе һәм тәүге мәхәббәте

Гөлфиясе илдә калганда

Батыр булган Илфар җиңә белгән,

Авыр яраланган чакта да.

Туган җиргә, газиз әнисенә,

Булган мәхәббәтен саклаган:

Аякларын тездән киссәләр дә,

Тишсәләр дә тәнен дошманнар-

Туган-үскән ягы Хәербигә,

Исән кайтасына ышанган,

Ташкенттагы хәрби госпитальдә,

Үткәргән ул соңгы көннәрен.

Көткән... үлем белән көрәшкәндә,

Әнисенең кабат кергәнен.

Бары ишек кенә бүлеп торган,

Ана белән улның арасын.

Соңгы сулышында әйткән сүзен.

Тел белмәгәч, кем соң аңласаң?

Бәлки әйткәндер ул Гөлфиягә

Әйтегез, дип соңгы сүземне.

"Ул көтмәгән мине, син дә әнкәй-

Бик бетермә болай үзеңне!"

Без бит сиңа җиде бөртек идек.

Абыйларым тапты юлларын,

Тик мин генә таулар арасында,

Сезгә кайгы салып югалдым.

Сеңелемә сәлам җиткерегез.

Ул бит әле сабый аңламас.

Циркларга бара алмадык шул.

Әйтер инде-абый алдаган,

Безнең үзебезне алдадылар,

Кем өчен соң түктек канны без,

Әни, Мансур кайгыгызны,

Минем белән бергә күмегез!

Сезгә әйтә алмаган сүзләремне

Кошлар булып кайтып сөйләрмен

Вәгъдәм үтәлмичә калган өчен.

Кичерә күр мине сөйгәнем!

Мин иң соңгы корбан булсам иде.

Тыныч тормыштагы сугышта-

Бәлки шулай диеп әйткәндер ул

Яткан чакта соңгы сулышта.

Соңгы сулышында туганнарын

Кертмәгәннәр Илфар янына

Илфар яны да күгәрчен булып.

Очкан туып-үскән ягына.

Егерме яшь бит ул бу тормышның

Нинди гаҗәп, гүзәл мизгеле.

Аз яшәгән, ләкин гомерендә-

Аз кылмаган Илфар изгелек.

Яшьтәшләре хөрмәт иткән аны,

Намуслы һәм тыйнак булганда

Егермедә гүргә кергән Илфар

Чордашлары тормыш корганда

Әфган тауларыннан килгән хатлар,

Изге ядкарь булып саклана

Өзгәләнеп хатлар укый ана-

Күз яшьләре тама хатларга,

Уйлый ана, газиз баласының,

Бишектәге чагын хәтерли.

Юа вакыт сагыш-кайгыларны-Тик юылмый ана хәтере.

Сеңлем Рәмзиянең соңгы карашлары.

Шул чаклардан калды сакланып.

Көтә ана, газиз улын көтә

Белгән килеш аның кайтмасын.

Сезнең кайгы, бөтен ил кайгысы-

Зинһар ана тыныч булыгыз

Риваятьләр булып яши алар,

Димәк, югалмаган улыгыз,

Исән булса белер иде Илфар

Ул таңнарда туплар атмавын.

Безнең гаскәрләрнең бөтенләйгә

Туган илләренә кайтканын

Туплар тынды Әфган тауларында,

Җиңел сулап куйды аналар.

Тик унөч мең солдат мәңгелеккә,

Шушы җирне саклап калалар.

Исән калганнарның тәннәрендә

Мәңге төзәлмәслек яралар.

Җәрәхәтле йөрәкләре әрнеп

Кешелеккә оран салалар.

Синдә булалмадым Әфганстан

Ишетмәдем туплар тавышын

Ләкин монда һәлак булды минем

Күрше авылдагы танышым.

Шигыремне укый туган ягым,

Илфар белән кабат танышсын!

Ишетсеннәр әйтә алмаган сүзен.

Ишетсеннәр аның тавышын!

Хәербинең курку белмәс улы,

Чит халыкны яклап баш салды

Онытмаслар туган ягыбызда,

Унөч меңнең берсе Илфарны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Афганистан Илфар Билалов