Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Агач утыртабыз

Җимеш агачын яз көне утыртканда, кагыйдә буларак, аның чокырын көздән казып калдыралар. Шулай эшләгәндә үсентене җиргә туң беткәнче үк утыртып калдырырга да мөмкин була. Көздән казылган чокырга өчтән бер өлешенә кадәр туфрак салып калдыралар. Ул язга кадәр бераз утыра, ягъни басыла төшсә дә, асылда көпшәк хәлендә кала, үзенә кар суларын...

Җимеш агачын яз көне утыртканда, кагыйдә буларак, аның чокырын көздән казып калдыралар. Шулай эшләгәндә үсентене җиргә туң беткәнче үк утыртып калдырырга да мөмкин була.
Көздән казылган чокырга өчтән бер өлешенә кадәр туфрак салып калдыралар. Ул язга кадәр бераз утыра, ягъни басыла төшсә дә, асылда көпшәк хәлендә кала, үзенә кар суларын да әйбәт сеңдерә. Агач үсентесен утыртканда мондый чокырга суны азрак салсаң да җитә.
Агач утыртыр алдыннан чокырга ашлама салырга онытмаска кирәк. Монда органик ашлама да, минераль ашлама да файдалы. Органика сыйфатында янган тирес (кайбер җирләрдә черегән диләр), торф кулланыла. Яңа, ягъни чи тирес салырга ярамый, чөнки черү процессы вакытында ул яшь үсентенең тамырын пешерергә мөмкин. Аннан соң, мондый урыннарны тычканнар да бик ярата торган була.
Минераль ашламалардан фосфорлы һәм калийлы ашламалар салырга киңәш ителә.
Суперфосфат - иң күп файда бирә торган нәтиҗәле фосфорлы ашлама. Әче туфрак өчен фосфор онын да кулланырга була.
Иң яхшы калийлы ашлама - хлорлы калий. Алар булмаса, нитрофос та ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X