Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ә алдакчылар һаман тыелмый

Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән, Лениногорск... Алдакчылар үз эшчәнлекләрен җәелдергән урыннарны алга таба да санарга була. Ялгыз пенсионерлар ишеген шакып, алар я авыр хәлдәге туганнарының ярдәмгә мохтаҗ булу турында кызганыч тарих сөйлиләр, я бозыкны чыгарырга яки якынлашып килгән акча реформасы алдыннан акча алыштырырга тәкъдим итәләр. Нәтиҗәдә алданган пенсионерлар еллар буе...

Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән, Лениногорск... Алдакчылар үз эшчәнлекләрен җәелдергән урыннарны алга таба да санарга була. Ялгыз пенсионерлар ишеген шакып, алар я авыр хәлдәге туганнарының ярдәмгә мохтаҗ булу турында кызганыч тарих сөйлиләр, я бозыкны чыгарырга яки якынлашып килгән акча реформасы алдыннан акча алыштырырга тәкъдим итәләр. Нәтиҗәдә алданган пенсионерлар еллар буе җыелган акчаларыннан мәхрүм калалар.

Хокук саклау органнары мондый җинаятьләрне, кагыйдә буларак чегән милләтеннән булган кешеләр эшли дип кисәтәләр. Әмма соңгы вакытта алар тышкы кыяфәтләрен үзгәртәләр, үз гардеробларыннан озын итәкләрне һәм төрле төстәге шәлләрне югалталар. Шул ук вакытта алдакчылар рус һәм татар телләрендә иркен сөйләшә. Алар еш кына аз төркемнәр белән хәрәкәт итә башлаганнар, шул исәптән арендага алынган транспортта да. Җирле кешеләрдән төн кунарга кертүләрен сорарга мөмкиннәр.

Уяу булыгыз. Шикле кешеләр пәйда булганда Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге дежур частена 8 (84378) 2-55-41 телефоны аша хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район мошенничество