Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Алдакчылар салым хезмәткәрләре маскасы кия

Татарстанда халыкны алдауның яңа төре ачыкланган: телефон алдакчылары үзләрен Федераль салым хезмәте идарәсе хезмәткәрләре дип тәкъдим итәләр. Җинаятьчеләр салым органнарының ялган мәгълүматларыннан файдаланалар һәм законсыз төстә гражданнар счетларыннан акча алалар. Кешеләр милек салымнары буенча булган әҗәтләре яки мөлкәтләренә арест салыну турында мәгълүмат белән SMS хәбәр алалар. Хәбәрдә алда күрсәтелгән әҗәт...

Татарстанда халыкны алдауның яңа төре ачыкланган: телефон алдакчылары үзләрен Федераль салым хезмәте идарәсе хезмәткәрләре дип тәкъдим итәләр.

Җинаятьчеләр салым органнарының ялган мәгълүматларыннан файдаланалар һәм законсыз төстә гражданнар счетларыннан акча алалар. Кешеләр милек салымнары буенча булган әҗәтләре яки мөлкәтләренә арест салыну турында мәгълүмат белән SMS хәбәр алалар. Хәбәрдә алда күрсәтелгән әҗәт турында мәгълүмат юк - массакүләм таратылуның ачык билгесе. SMS та fns.webtm.ru сайтына ссылка күрсәтелә, аңа күчкәндә программаны смартфонга күчереп алу тәкъдиме килә. Сак булыгыз: бу портал алдакчыларныкы һәм Россия ФСХның мәгълүмати ресурсларына карамый! Моны компьютерда ачып карап тикшерү бик җиңел. Әгәр сез күрсәтелгән сайттан файлны күчереп аласыз икән, сезнең счеттан барлык акчаларыгыз юкка чыгачак.

Кайвакыт керүче хәбәрләрдә телефон номеры күрсәтелә. Аның буенча булган мәсьәләләрне хәл итү өчен Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк диелә. Үткәргечнең икенче башында җинаятьче утыра, ул сезгә салым буенча әҗәтләрегезне каплау яки милеккә арестны алу өчен билгеле бер сумманы кирәкле счетка күчерергә тәкъдим итә.

Алдакчылар гамәлләренә киртә кую өчен Россия ФСХның ТР идарәсе искәртә: салым органнары тарафыннан әҗәтләр яки милеккә арест турында мәгълүмат SMS буенча җибәрелми. Гражданнарга хәбәрләр хәбәрнең номеры һәм формалаштыру датасы, салым түләүченең тулы мәгълүматлары (ФИО, ИНН, адрес) һәм милеккә салым исәпләнү күрсәтелеп, бары язма төстә җибәрелә. Хатта www.naIog.ru рәсми сайтына ссылка һәм 8-800-222-22-22 телефоны күрсәтелә. Салым органнары тарафыннан әҗәтленең милкенә арест салынмый.

Җинаятьчеләр бик уйлап табучан, алар кешеләрне алдауның яңа ысулларын таба торалар. Сезгә ФСХ, ЭЭМ яки башка дәүләт структуралары исеменнән хәбәр килгән очракта, SMS җибәрүче үзен таныштырган оешманың рәсми телефоннары аша шалтыратыгыз. Моңа охшаш очракларда ярдәм һәм консультация өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул чакта сез акчагыз һәм нервларыгызны югалтудан саклап калырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район