Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Александр Ватомов: “Лаеш шәһәр-бакчага әйләнә“

"КН"-"КЯ" редакциясенә "Иске суэтем башня урынында нәрсә төзелә?" дип сорап шалтыратучылар күп. Без аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Ватомовка юлладык. Безгә бу урында парк булачак дип җавап бирделәр. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Бар республикада яшел ял итү зоналарын үзгәртеп кору Президент...

"КН"-"КЯ" редакциясенә "Иске суэтем башня урынында нәрсә төзелә?" дип сорап шалтыратучылар күп. Без аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Ватомовка юлладык.

Безгә бу урында парк булачак дип җавап бирделәр. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Бар республикада яшел ял итү зоналарын үзгәртеп кору Президент программасы буенча зур күләмле эш алып барыла. Лаешта да масштаблы берничә проект планлаштырыла. Шуларның берсе-Горький урамында парк.

-Александр Николаевич, ту төзелеш турында җентекләбрәк сөйләгез әле.

-Узган елның көзендә парклар һәм скверлар булдыру турында Президент республика программасы игълан ителүгә без инициативаны хупладык. Иске суэтем башня торган урынны чистарттык, тигезләдек, мартта иске башняны сүттек. Бу урын Лаешның күп өлешен су белән тәэмин итә торган алты су скважинасы булу белән уңайлы. Димәк, паркны сугару белән проблема булмаска тиеш - чын оазис ясарга була.

-Монда нинди үсемлекләр күрәчәкбез?

-Кара туфрак алып кайтып газон үләне чәчәчәкбез. Юкә, имән, һәм туя, биек булып үсми торган куаклар утыртачакбыз, койма да үсемлекләрдән булачак.

-Паркның үзе нинди булачагы турында да сөйләгез әле?

-Паркның үзәген скульптур корылма - чәчәк формасындагы кече архитектура белән ротонда бизиячәк. Балалар өчен-балалар һәм спорт мәйданчыклары, якында гына гаилә кафесы булачак. Чәчәк түтәлләре һәм газон декоратив таш җәелгән җирләр белән чиратлаша, ә төнлә фигуралы фонарьлар кабыначак...

-Паркның исеме бармы әле?

-Ул урнашкан урам исемен йөртәчәк. Һәр шәһәрдә диярлек Горький паркы бар, менә без дә калышмыйбыз. Бу тотрыклы исем, бренд кебек һәм аңа туры килү кирәк. Тырышырбыз.

-Күп паркларны яшелләндерүдә яшьләр дә катнаша. Бәлки Лаеш егет кызлары да төзекләндерүгә үзләреннән өлеш кертерләр?

-Сүз дә юк, яхшы идея. Һәр кеше үз гомерендә берне булса да агач утыртырга тиеш. Безгә даталарга, истәлекле вакыйгаларга багышлап "исемле" агачлар утыртуны практикага кертү зарур. Парклар һәм башка ял итү урыннары булмау яки аларның начар хәлдә булуы күзгә ташлана. Бу проблемага ел дәвамында өстеннлекле юнәлеш бирү хакимиятнең бу өлкәдәге кимчелекләрне аңлавын күрсәтә. Шуңа күрә төзекләндерү буенча эшләр безнең киләчәк өчен хезмәтебез ул. Лаеш шәһәр - бакчага әйләнә. Бездән соң киләчәк буыннар боларның барысын бәяләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево