Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Алексей Варламовның вакыт машинасы

Лаеш үзәк китапханәсендә танылган язучы, "Жизнь замечательных людей" сериясе китаплары, күпсанлы хикәяләр һәм романнар авторы, МДУның филология факультеты һәм А.М.Горький исемендәге әдәбият институты укытучысы Алексей Варламов белән очрашу шәһәрнең мәдәни тормышында зур вакыйга булды. Әдәбият елында Россиянең үзәктән еракта урнашкан шәһәрләре буйлап "Большая книга" милли әдәби конкурсы финалистлары турнесы узды....

Лаеш үзәк китапханәсендә танылган язучы, "Жизнь замечательных людей" сериясе китаплары, күпсанлы хикәяләр һәм романнар авторы, МДУның филология факультеты һәм А.М.Горький исемендәге әдәбият институты укытучысы Алексей Варламов белән очрашу шәһәрнең мәдәни тормышында зур вакыйга булды.

Әдәбият елында Россиянең үзәктән еракта урнашкан шәһәрләре буйлап "Большая книга" милли әдәби конкурсы финалистлары турнесы узды. "Мысленный волк" романы белән Алексей Варламов 2015 елның номинант-финалисты була. Конкурс 2005 елдан башлап чын талантларга ярдәм итү максаты белән үткәрелә. Бу вакыт эчендә 50 финалист танылуга ирешкән, алар арасында Дмитрий Быков, Людмила Улицкая һәм башка популяр язучылар бар.

Һичшиксез, Алексей Варламов та әлеге данлыклы исемлектә. Аның китаплары, вакыт машинасы кебек, безне бер чордан икенче чорга күчерә. Тарихи артефактларны һәм документларны күтәреп, автор Пришвин, Толстой, Платонов, Распутин һәм башка шәхесләр биографиясен ачык чагылдыра. Ул Россия студентлары турында да, провинциаль шәһәрләр турында да, мәгънәви эчтәлеге һәм психологизмы буенча тирән булган "Лох", "Затонувший ковчег", "Мысленный волк" романнарын да бер үк дәрәҗәдә яхшы яза.

Китап укучылар, Лаеш мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары, җирле язучылар һәм шагыйрьләр белән турыдан-туры аралашу кызыклы булды. Аларны ораторлык сәнгатенә ия язучының сөйләме үзенә җәлеп итте. Лаешлылар әдәби осталык серләре, теге яки бу әсәрнең ничек тууы, язучының биографиясе, аның киләчәккә планнары турында күп кенә сораулар бирделәр.

-Минем һәрчак язасым килде, - дип җавап бирде танылган язучы. - Иң беренче әдәби әсәрем сигез яшьтә туды - Носовның Незнайка турында популяр китабының дәвамын - "Незнайка на Марсе"ны яздым. Ә әбием - искиткеч язмышлы хатын-кыз минем өчен илһам чыганагы булды.

Укучыларны соңгы "Мысленный волк" романының исеме кызыксындырды. Анда Ули исемле кызның фаҗигале язмышы аша 1914 елдан 1918 елгача вакыйгалар тасвирлана. Бер караганда, ерак тарих кебек, әмма укучыларда ирексездән "Смысловые галлюцинации" рок-төркеменең шул ук исемдәге музыкаль композициясенә охшату барлыкка килә.

-Ул минем брендым, - дип җавап бирә язучы. - Мин аны рок-музыкантлардан иртәрәк таптым. Ә бу образны изге Иоанн Златоустның рухи чистарыну догасыннан алдым. Әлеге символ, догадагы кебек үк, бөтен галәм явызлыгын күздә тота.

Язучының "ЖЗЛ" сериясеннән соңгы иҗади эше Василий Шукшин турында. Якын киләчәккә планнары турында сөйләгәндә язучы болай диде:

-Әдәби проза белән шөгыльләнергә телим!

Очрашуда катнашкан республика милли китапханәсе директоры урынбасары Галина Пичугина ассызыклаганча, бу проектның төгәлләүче очрашуы булды. Ул укучылар йөрәгендә онытылмаслык эз калдырды. Моны укырга, вакыт эчендә чиксез сәяхәткә этәрүче көч булыр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево Творчество