Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Алимент түләмәүчеләргә реаль срок бирделәр

Лаеш районы җәмәгать судьясы өч лаешлыны балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән явыз ният белән качкан өчен гаепле дип тапты. Аларның икесе реаль сроклар алды. 22 октябрьдә 35 яшьлек беркайда эшләмәүче лаешлы РФ ҖК ның 157 маддәсе 1 бүлеге буенча хөкем ителгән һәм 9 айга колония-поселениедә ирегеннән мәхрүм ителү сыйфатында җәзага...

Лаеш районы җәмәгать судьясы өч лаешлыны балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән явыз ният белән качкан өчен гаепле дип тапты. Аларның икесе реаль сроклар алды.

22 октябрьдә 35 яшьлек беркайда эшләмәүче лаешлы РФ ҖК ның 157 маддәсе 1 бүлеге буенча хөкем ителгән һәм 9 айга колония-поселениедә ирегеннән мәхрүм ителү сыйфатында җәзага тартылган. Элегрәк ир-атка карата бала алдындагы вазифаларын үтәмәгән өчен җинаять эше кузгатылган инде. Суд булган. Бурычлыга билгеләнгән җәза шартлы булып чыга. Әмма граждан Д. булган бурычын каплау турында уйлап та карамый. Нәтиҗәдә бала атасы яңадан хөкем ителүчеләр эскәмиясенә утыра һәм бу юлы инде реаль срок белән.

Шул ук көнне шундый ук җинаять кылган өчен тагын ике ваемсыз ата-анага хөкем карары чыгарыла. Аларның берсе төзәтү эшләре сыйфатында бер елга ирегеннән мәхрүм ителә, ә икенчесе - шул тәртиптә алты айга.

Бар хөкем карарлары закон көченә кергән.

-Бу ел эчендә безнең районда алиментлар түләүдән явызларча качып йөрүче 29 кеше хөкем ителгән, - дип аңлатма бирә Лаеш районы 2 нче участок җәмәгать судьясы Евгений Рябин. - Бу мәгънәдә иректән мәхрүм итү - кырыс чара, әмма кирәкле. Ул бурычлыларны җәза үтәгәннән соң эшкә урнашырга һәм үзләренең балигъ булмаган балаларына ярдәм итә башларга этәрергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев