Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Алкогольне законсыз сатуга чик куелган

Тыю һәм кисәтүләргә карамастан табыш өчен закон бозуга баручы бизнесменнар табыла. Лаеш районында лицензиясез алкоголь продукциясе сату факты ачыкланды. Орел авыл җирлегендә урнашкан "Титан" бакчачылык ширкәтендә 42 яшьлек эшмәкәр ханым махсус рөхсәте һәм товарга кирәкле документлары булмаган килеш аракы һәм башка спиртлы эчемлекләр белән сату иткән. Россия ЭЭМның ТР Лаеш...

Тыю һәм кисәтүләргә карамастан табыш өчен закон бозуга баручы бизнесменнар табыла.

Лаеш районында лицензиясез алкоголь продукциясе сату факты ачыкланды. Орел авыл җирлегендә урнашкан "Титан" бакчачылык ширкәтендә 42 яшьлек эшмәкәр ханым махсус рөхсәте һәм товарга кирәкле документлары булмаган килеш аракы һәм башка спиртлы эчемлекләр белән сату иткән. Россия ЭЭМның ТР Лаеш районы бүлеге һәм ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре бизнес-ледидан 100 шешә аракы һәм составында спирт булган 20 шешә төнәтмә тартып алганнар. Эшмәкәргә карата административ эш кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район