Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Алтын парлар

Александр Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены активистлары Өлкән кешеләр ункөнлегендә кызыклы чара оештырдылар Алтын парлар - яратышып һәм аңлашып 50 ел һәм аннан күбрәк яшәгән парларны хөрмәтләү Лаеш районы мәдәният йортында узды. Оештыручылар чын күңелдән тырышканнар, залны көзге мотивлар белән бизәгәннәр: төрле төсле яфраклар, чәчәкләр, табигать байлыкларыннан торучы үзенчәлекле икебана. Бәйрәмчә...

Александр Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены активистлары Өлкән кешеләр ункөнлегендә кызыклы чара оештырдылар

Алтын парлар - яратышып һәм аңлашып 50 ел һәм аннан күбрәк яшәгән парларны хөрмәтләү Лаеш районы мәдәният йортында узды.

Оештыручылар чын күңелдән тырышканнар, залны көзге мотивлар белән бизәгәннәр: төрле төсле яфраклар, чәчәкләр, табигать байлыкларыннан торучы үзенчәлекле икебана. Бәйрәмчә әзерләнгән өстәлләр, музыкаль бизәлеш - болар барысы да уңай кәеф тудыра. Залда Лаештан, Чирпы, Нармонка, Бимадан җиде гаилә пары җыелган. Аларны Лаеш районында яхшы беләләр, алар лаеклы ихтирамга ия. Педагоглар Лариса Александровна һәм Александр Львович Храмовлар, Мәдинә Шәрәфи кызы һәм Рафыйк Шәриф улы Сәгыйтовлар гаиләләре үзләренең бар көчен, белемнәрен һәм күңел җылысын кешеләргә багышлаган. Авылдашлары тарафыннан хөрмәткә ия алтын парлар - Чирпыдан Анна Васильевна һәм Николай Максимович Басовлар, Бимадан Валентина Петровна һәм Владимир Федорович Кондратьевлар. Нармонкадан Галина Сабировна һәм Виктор Васильевич Красновлар гаиләләре бар районга билгеле. Ә ирле хатынлы Вафиннар - Марат Мөхәммәт улы һәм Фирдәүс Габдрахман кызы үз талантлары белән данлыклы. Мадируза Кыяметдин кызы һәм Анатолий Григорьевич Николаевлар - билгеле фоторәссам гаиләсе бер-берсен хөрмәт итеп һәм иминлектә 56 ел бергә яшәгән. Әлеге данлы, тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләрне көзге яшьлекләре бәйрәме белән район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов, шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина котлады.

Алтын парлар гаилә бәхете һәм озак яшәү серләре белән уртаклашты.

-Без бергә 56 ел яшәдек - башта Казанда, хәзер менә Лаешта. Һәм һәркайда бергә, гәрчә мин мөселман, ә ирем православие динендә булсак та. Иң мөһиме - бер-береңә хөрмәт, сакчыл мөнәсәбәт, - дип саный Мадируза Кыяметдиновна.

Тантана гаепчеләре өчен искиткеч концерт программасы әзерләнгән иде.

Алтын парларның шат, күңелле йөзләренә карагач ирексездән билгеле җыр сүзләре искә төшә: "Икенче яшьлек беренчесен саклый алганнарга килә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево День пожилого человека семейные пары