Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Аның язмышында бар да гармонияле

Салым хезмәте күптән түгел генә үзенең 25 еллык юбилеен бәйрәм итте. Шулай килеп чыккан инде, Россия ФСХның ТР буенча 4 нче районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары, Россия Федерациясе дәүләт гражданлык хезмәтенең 2 нче класслы советнигы Әлфия Юнысованың һөнәре һәм язмышы әлеге гади булмаган хезмәт белән тыгыз бәйләнгән. Әлфия Салих кызы яшь...

Салым хезмәте күптән түгел генә үзенең 25 еллык юбилеен бәйрәм итте. Шулай килеп чыккан инде, Россия ФСХның ТР буенча 4 нче районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары, Россия Федерациясе дәүләт гражданлык хезмәтенең 2 нче класслы советнигы Әлфия Юнысованың һөнәре һәм язмышы әлеге гади булмаган хезмәт белән тыгыз бәйләнгән.

Әлфия Салих кызы яшь чакта ук финанслар белән шөгыльләнергә карар кыла һәм үзе билгеләгән юлдан бер тапкыр да читкә тайпылмый. Ул хезмәт эшчәнлеген 1993 елда дәүләт салым инспекциясендә башлый. Дәүләт вазыйфаларының барлык баскычларын үтә: дәүләт салым инспекторыннан инспекция начальнигы урынбасарына кадәр.

23 ел хезмәт эшчәнлеге дәвамында Әлфия Салиховна үз эшенең чын остасына, тәҗрибәле остазга, зирәк җитәкчегә әйләнә. Бу елларда ул тормышның читтән үтмәвен, һәр көннең аерым мәгънә, кызыклы вакыйгалар, яңалыклар белән тулы булуын төгәл белә.

Әлфия Салиховна - үз хезмәткәрләре өчен үрнәк, алар аңа охшарга, аның белән тиңләшергә омтылалар. Ул "Салымнар һәм җыемнар буенча Россия Федерациясе министрлыгы отличнигы" һәм "Россия ФСХның мактаулы хезмәткәре" билгеләре, күпсанлы грамоталар белән бүләкләнгән.

Республикада 4 нче инспекция һәрчак яхшы исәптә, план күрсәткечләре буенча коллектив иң яхшылар арасында бер генә аталмады, ә артка калучылар арасында - беркайчан да. Һичшиксез, монда Әлфия Юнысованың хезмәте зур.

Ул һәрчак ачык йөзле һәм ягымлы, яхшы күңелле һәм кайгыртучан, шәһәрдә һәм райондагы барлык вакыйгалардан хәбәрдар. Һәрвакыт замана белән бергә атлый, салым инспекциясе коллективы да нәтиҗәле эшләсен, ә салым түләүчеләр үз вакытында сыйфатлы дәүләт хезмәтләре алсын өчен мөмкин булганның барын да эшли.

Аны хатын-кыз бәхете дә читләтеп үтмәгән. Тормыш иптәше Рифхәт Әсгать улы белән озак еллар аңлашып яшиләр. Алар йорты кунакчыл, кунакларга һәрчак шатлар. Кызы Индира һәм оныгы Иделия күңелне сөендерә.

Үзенең 55 яшьлек юбилеен Әлфия Салиховна яхшы кәеф белән каршылый. Тормышта бар нәрсәсе дә "бишле"лек: яраткан эше, зур һәм тату гаиләсе, күпсанлы дуслары һәм коллегалары. Алга планнары да аз түгел. Алар һөнәри өлкәгә дә, шәхси тормышка да кагыла һәм барлык бу планнарга тормышка ашарга язар.

Коллектив тәҗрибәле җитәкче һәм искиткеч хатын-кызны әлеге истәлекле датасы белән котлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район юбилей

2
X