Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Армия тулылану көтә

Бу атна башында хәрби хезмәткә чираттагы көзге чакырылыш башланды.

Үткән еллардагыча "Хәрби бурычлар һәм хәрби хезмәт турында"гы Федераль закон нигезендә 1 октябрьдән чакыру һәм медицина комиссияләре эшли башлады, алар һәр чакырылучы буенча хәрби хезмәткә алу, алмау турында карар кабул итәргә тиеш.

ТР ХК Лаеш районы бүлек начальнигы Александр Афанасьев газетабызга хәбәр иткәнчә, яңа чакырылыш алдагыларыннан аерылмый. Төп бурыч - гаскәрләргә 2012 елда укуны тәмамлаган югары яки махсус һөнәри белемле, хәрби-исәп белгечлекләр буенча әзерләнгән сәламәт яшь егетләрне озату. Шулай ук режимлы командаларны комплектлау буенча планны үтәү. Чакыру контингенты сан базасы чик-ләнгәндә бурыч җиңелләрдән түгел. Бүлеккә чакыру комиссиясенә чакырылучыларның яртысының төрле нигезләр буенча кичектерү хокукы бар. Хөкем карары алынучылар да аз түгел. Үткән еллардагыча район призывникларының фәкать 10-12 проценты гына армия сафында булачак.

Хезмәткә әзерлекле егетләрне теге яки бу хәрби белгечлек алу өчен уку үзәкләренә җибәрәчәкләр. Егетләрнең күбесе даими хәрби әзерлектәге хәрби частьларга, Үзәк хәрби округ өйрәнү частьларына озатылачак.

Хәрби комиссариат хезмәткәрләре повесткада күрсәтелгән срокта бүлеккә килмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылуны искәртәләр. Бу җинаять нәтиҗәсендә дәүләтнең Россия хәрби көчләрен комплектлау тәртибе бозыла, бу инде илебезнең саклану сәләтен ныгытуга ярдәм итми. Бәхеткә каршы, андый яшь кешеләр елдан ел кими.

Хәрби хезмәткә озату ноябрьдән башлана һәм 31 декабрьдә төгәлләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: призыв армия комиссии