Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Армиягә көзге чакырылыш бара

Яз һәм көз - гражданнарны хәрби хезмәткә гадәттәге чакырылыш вакыты "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" федераль закон нигезендә октябрьнең беренче көннәреннән чакырылыш һәм медицина комиссияләре эшли башлады. Алар хәрби хезмәткә чакыру турында һәр призывник буенча карар кабул итәләр. Безнең хәбәрчебез сорауларына ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлегенең гражданнарны хәрби...

Яз һәм көз - гражданнарны хәрби хезмәткә гадәттәге чакырылыш вакыты

"Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" федераль закон нигезендә октябрьнең беренче көннәреннән чакырылыш һәм медицина комиссияләре эшли башлады. Алар хәрби хезмәткә чакыру турында һәр призывник буенча карар кабул итәләр.

Безнең хәбәрчебез сорауларына ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлегенең гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе начальнигы Дина Фадеева жавап бирде.

-Дина Донатовна, 2015 елгы көзге чакырылышның элеккеләрдән ниндидер аермасы бармы?

-Принципиаль планда бу чакырылыш үзеннән алдагылардан аерылмый. Аның бурычларының берсе - гаскәрләргә яшьләрдән тулыландыру җибәрүне сыйфатлы тәэмин итү. Шуңа күрә булачак Ватан саклаучыларның сәламәтлегенә басым ясала. Армиягә белгечләр кирәк, шунлыктан хәрби-исәп белгечлекләре буенча әзерләнгән, югары һәм урта һөнәри белемле 2015 ел чакырылышы арасыннан булган гражданнарга игътибар бирелә. Безнең алда тагын бер бурыч тора: режимлы командаларны комплектлау буенча планны үтәү.

-Сез чакырылыш планы турында сүз башладыгыз. Ул үтәләме?

-Соңгы берничә елда чакырылыш контингенты базасының бик чикле булуы сагайта. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлегенә чакырылыш комиссиясенә чакырылачак призывникларның яртысыннан артыгы төрле сәбәп аркасында кичектерү бирелүгә хокуклы. Аларның күбесенең сәламәтлек буенча чикләүләре бар. Элек хөкемгә тартылып хөкем карары капланган яки алынганнар да аз түгел. Районда яшәүче чакырылыш яшендәге егетләрнең 10-12 проценты гына армия сафларында урын алачак.

-Корал ышанып тапшырганчы призывниклар нинди дә булса әзерлек үтәләрме?

-Хәрби хезмәткә яхшырак әзерләнгән егетләр укыту үзәкләрендә әзерлек үтәчәк, алар анда теге яки бу хәрби-исәп белгечлеге алачак. Сәламәтлек торышы буенча хәрби хезмәт үтүгә яраклы егетләрнең күбесе даими хәрби әзерлектәге хәрби частьләргә, Үзәк хәрби округның укыту частьләренә җибәреләчәк.

-Ә без егетләрне кайчан армиягә озатачакбыз?

-Хәрби хезмәткә җибәрү 27 октябрьдә башлана һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Алар элеккечә бер ел хезмәт итәчәк.

-Ә үзенең конституцион бурычын үтәүдән качарга уйлаганнарга нәрсә яный? Гадирәк әйткәндә, аларны нинди җәза көтә?

-Призывникның билгеләнгән вакытта повестка буенча хәрби комиссариат бүлегенә хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле чараларга килмәве җинаять җаваплылыгына тартылуга китерүче гамәл булып тора. Ул аның нәтиҗәсендә Россия Кораллы көчләрен комплектлауның билгеләнгән тәртибе бозыла торган җинаять һәм ул илнең оборона сәләте кимүгә китерә. Әмма мондый яшь кешеләр күп түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево призыв