Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Армиягә яңа чакырылган лаешлылар хәрби ант кабул итте

Самара өлкәсе Мирный поселогында урнашкан хәрби частьтә Лаеш районы егетләре хезмәт итә. Килүләренә ике атна үткәч алар хәрби ант кабул иттеләр. Бу тантанага безнең район делегациясе барды, аның составында яңа чакырылганнарның әти-әниләре, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов, ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге начальнигы, подполковник Александр Афанасьев, Лаеш техник-икътисад...

Самара өлкәсе Мирный поселогында урнашкан хәрби частьтә Лаеш районы егетләре хезмәт итә. Килүләренә ике атна үткәч алар хәрби ант кабул иттеләр.

Бу тантанага безнең район делегациясе барды, аның составында яңа чакырылганнарның әти-әниләре, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов, ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге начальнигы, подполковник Александр Афанасьев, Лаеш техник-икътисад техникумы директоры Павел Кореев һәм үзешчән сәнгать артистлары бар иде. Андрей Карсалов район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән шефлыкка алган хәрби частька телевизор һәм компьютер бүләк итте. Районның үз якташ солдатларына аерым игътибарын исәпкә алып хәрби часть җитәкчелеге район башлыгы Михаил Афанасьевка, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Александр Афанасьевка, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Андрей Карсаловка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ватан сакчылары дәүләтнең аерым игътибары астында, чөнки алар безнең илебез тынычлыгын саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район призывники

2
X