Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ау сезоны старт ала

Якындагы шимбәдә, 19 апрельдә, Татарстан территориясендә сулыклардагы һәм урманнардагы киек кошларга язгы ау сезоны старт ала. Шуның белән бергә хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану идарәсе иртәнге якта урман кулигына; боҗырга, кашкалак (лысуха), камыш тавыгына; шулай ук ана үрдәкләр, суерлар, көрт-лекләргә ауның тыелуын хәбәр итә. Казларны Идел, Кама, Агыйдел, Нократ елгалары...

Якындагы шимбәдә, 19 апрельдә, Татарстан территориясендә сулыклардагы һәм урманнардагы киек кошларга язгы ау сезоны старт ала.
Шуның белән бергә хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану идарәсе иртәнге якта урман кулигына; боҗырга, кашкалак (лысуха), камыш тавыгына; шулай ук ана үрдәкләр, суерлар, көрт-лекләргә ауның тыелуын хәбәр итә. Казларны Идел, Кама, Агыйдел, Нократ елгалары һәм алар тарафыннан булдырылган сусаклагычтан 200 метрдан кимрәк арада ауларга ярамый. Киек кошлар аулаганда теләсә нинди яктылык җайланмалары һәм төрле хайваннар тавышларына охшаш тавышлар чыгаручы электрон җайланмалар куллану тыела. Ау сезоны 28 апрельгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев