Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Автомобильдән файдалануны вакытлыча чикләү турында

Быелның 15 гыйнварыннан башлап суд приставлары-башкаручыларга машина йөртү хокукын вакытлыча чикләү турында карар чыгару буенча вәкаләтләр йөкләнгән. Бу алиментлар, сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплау буенча, махсус хокуктан файдалану кагыйдәсен бозган өчен билгеләнгән административ штрафны түләтү турында таләп буенча бурычлыларга кагыла. Машина йөртү хокукларын вакытлыча чикләү түбәндәге очракларда кулланыла алмый: 1. әгәр...

Быелның 15 гыйнварыннан башлап суд приставлары-башкаручыларга машина йөртү хокукын вакытлыча чикләү турында карар чыгару буенча вәкаләтләр йөкләнгән.

Бу алиментлар, сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплау буенча, махсус хокуктан файдалану кагыйдәсен бозган өчен билгеләнгән административ штрафны түләтү турында таләп буенча бурычлыларга кагыла.

Машина йөртү хокукларын вакытлыча чикләү түбәндәге очракларда кулланыла алмый:

1. әгәр мондый чикләүне билгеләү бурычлыны яшәү өчен акча табуның төп законлы чыганагыннан мәхрүм итә икән (ягъни, рәсми эш урыны йөртүче сыйфатында булса);

2. әгәр транспорт чарасыннан файдалану бурычлы һәм аның гаиләсе өчен, даими яшәү урынына транспортта баруның чикләнгәнлеген исәпкә алып, аларның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү өчен бердәнбер чара икән;

3. әгәр бурычлы инвалидлык белән бәйле төстә транспорт чарасыннан файдаланучы зат булса, яки аның каравында I яки II группа инвалид, яисә инвалид бала бар икән;

4. әгәр башкару документлары буенча бурыч суммасы 10 000 сумнан артык түгел икән;

5. әгәр бурычлыга башкару документлары таләпләрен кичектерү һәм ваклап түләү мөмкинлеге бирелгән икән.

Кредитлар буенча бурычлылар әлеге закон гамәлләренә эләкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ограничение прав