Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Автомобильне кышка әзерлибез

Менә беренче салкыннар башланды. Әлегә җиңелчә генә, көндез шактый җылыта. Әмма автомобиль сөючеләргә машинаны кышкы салкыннарга ничек дөрес әзерләргә кирәклеге турында уйланырга вакыт. Бу турыда без "Таттехконтроль" ААҖ техник карау станциясенең Лаеш районы буенча техник эксперты Линар Сәфәргалиев белән сөйләшәбез. Линар Рәисович, хәзер күп кенә автомобиль хуҗалары үз машинасының төзелешен...

Менә беренче салкыннар башланды. Әлегә җиңелчә генә, көндез шактый җылыта. Әмма автомобиль сөючеләргә машинаны кышкы салкыннарга ничек дөрес әзерләргә кирәклеге турында уйланырга вакыт. Бу турыда без "Таттехконтроль" ААҖ техник карау станциясенең Лаеш районы буенча техник эксперты Линар Сәфәргалиев белән сөйләшәбез.

Линар Рәисович, хәзер күп кенә автомобиль хуҗалары үз машинасының төзелешен белеп бетермиләр һәм аны кышка ничек дөрес әзерләргә икәнен белмиләр. Көпчәкләрне алыштырсалар гына инде. Юлда куркынычсызлык өчен бу җитәме?

-Әлбәттә, сезнең автомобиль кышкы резина "кияргә" тиеш. Температура минус булганда җәйге резина нормаль эшләми, катылана һәм сезнең "тимер атыгыз" борылышларда идарәне югалтырга мөмкин. Әмма бу гына җитми. Двигательдәге майны алыштырырга кирәк, чөнки ул җәен югары температура режимында эшләгән һәм үзенең үзлекләрен һәм сыйфатын югалткан диярлек. Шулай ук май һәм ягулык фильтрлары, алгы тәрәзәнең чистарту щеткалары алыштырыла. Тәрәзәне юдыру багына халыкта "незамерзайка" дип аталучы кышкы юдыргыч сыеклык салыгыз. Автомобилегезнең барлык яктырту приборларын тикшерегез: кышын тиз караңгылана һәм юл хәрәкәтендә катнашучылар сезне күрергә тиеш.

Линар Рәисович, кышын кайбер машиналарның двигателе көйсезләнә, авыр кабына.

-Иртән двигательне 5-10 минут җылытырга һәм салмак кына хәрәкәт итә башларга кирәк, бу двигательдә һәм тапшырулар тартмасында май бераз җылынсын өчен эшләнә. Кышын автомобиль яхшы кабынсын өчен хәзердән үк аккумуляторны корырга һәм аккумулятор батареясы торышын - электролит дәрәҗәсен һәм тыгызлыкны тикшерергә кирәк. Тагын бер киңәш бирәм. Югары көчәнеш чыбыгы сатып алыгыз - халыкта аны "прикуриватель" дип атыйлар. Ул булганда аккумуляторыгыз утыра калса битараф булмаган йөртүчеләр ярдәменнән файдалана һәм машинагызны кабыза алачаксыз. Кышын кар көртендә батып калырга мөмкин, шуңа күрә юлда яхшы аркан һәм зур булмаган көрәкнең кирәге чыгар.

Мөгаен, иң авырткан урынга кагыламдыр. Машина төзелешен белеп бетермәгән автомобиль хуҗасына майны, фильтрларны алыштырырга, аккумуляторны корырга кем ярдәм итә ала.

-Моны үзегез ышанган теләсә кайсы автосервиста эшләргә була. Иң мөһиме, трассада сак булу кирәк. Кышкы юл ялгышларны кичерми бит. Сезне яратуларын һәм өйдә көтүләрен исегездә тотыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев