Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Автомобильнең тонировкалы тәрәзәләре – юл һәлакәтенә сәбәп булырга мөмкин.

Ел башыннан Татарстанда "тонировка" яратучы 19 меңгә якын кешене җаваплылыкка тарттылар, аларның 31 е - Лаеш районыннан. Ольга Исаева Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Мөдәррис Газизуллин искәртә: транспорт чарасының ян һәм алгы пыялаларының яктылык үткәрүе 70% тан ким булмаска тиеш. -Әгәр бу норматив үтәлми икән, транспорт...

Ел башыннан Татарстанда "тонировка" яратучы 19 меңгә якын кешене җаваплылыкка тарттылар, аларның 31 е - Лаеш районыннан.

Ольга Исаева

Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Мөдәррис Газизуллин искәртә: транспорт чарасының ян һәм алгы пыялаларының яктылык үткәрүе 70% тан ким булмаска тиеш.

-Әгәр бу норматив үтәлми икән, транспорт чарасын эксплуатацияләү тыела, - дип төгәллек кертә Мөдәррис Идрисович. - Автопыялаларның яктылык үткәрүенә таләпләрне бозу 500 сум күләмендә административ штраф салуга китерә. Бозуны ачыклаган ДАИ инспекторы машина йөртүчене каралтылган пыялалы транспорт чарасын алга таба эксплуатацияләүнең мөмкин булмавы турында кисәтә һәм аны нормативларга ярашлы хәлгә китерүне таләп итә. Әлеге административ хокук бозу яңадан кабатланганда полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен РФ КоАПның 19.3 маддәсе 1 бүлеге буенча эш кузгатыла. Бу бозу өчен 500 дән 1000 сумга кадәр административ штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X