Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Казан–Лаеш – Шуран беренче автоузышка йөз ел тулды

Быел Россиядә беренче тапкыр булган кышкы автоузышка йөз ел тулды. Аның Лаеш районы территориясе буйлап үтүе кызыклы, автоузыш 1914 елның икенче гыйнварында старт ала.

Юл Казандагы газ заводы яныннан башлана. Автомобильләр үз юлларын шәһәр урамыннан башлыйлар, олы юлга чыгалар, ә анда аларны начар юл көтә.

Казан губернасы земство идарәсе юл комитеты кышкы чорда трактлар торышын яхшырту буенча кыю экспериментка алына. Аның асылы менә нинди була: юлның аерым участоклары агачтан эшләнгән саклану киртәләре белән тотып алына. Моңа кадәр аннан тимер юлларда гына файдаланганнар. Автоузыш кар көртләреннән саклану өчен агач киртәләрнең яхшы булуын раслау өчен оештырыла.

Гасыр башында машиналар сирәк була. Шуңа күрә Казан-Лаеш-Шуран автоузышы зур кызыксыну уята. Газеталар бу хакта үз укучыларына хәбәр итәргә ашыгалар.

Менә ул автоузышта үзе ктнашкан "Казанский телеграф" газетасы хәбәрчесе бу турыда ниләр язган.

...Кызыктым, эскимослар стилендә костюм алдым һәм үз битемә вазелин сылап юлга кузгалдым.

Сезне ышандыру өчен берничә ел артка күчәм. Ул чакта кыш көне Нармонкадан Столбище аша Казанга бару "рәхәтен" татырга теләгән һәр кешегә бу, мөгаен, сөргән белән бер булгандыр.

Старттан кузгалып архирей йортына кадәр шоссе үтеп, безнең "Бенцъ" командор машинасы артыннан барып 78-80 километрлы тизлектә балчык юлдан үткәндә бер тапкыр да туктап калмады, 80 чакрымлы дистанцияне 1 сәгать 41 минутта үтте.

Юллар сыйфаты Россиядә һәрчак төп проблемаларның берсе була. Әгәр дә шәһәр эчендә йөреп булса, авылара һәм олы юллар торышы мактанырлык булмый. Узышта катнашучылар гаҗәпләнүенә каршы, алар үткән юл торышы көткәннән яхшырак була. Саклык киртәләре җилгә кар көртләре өяргә ирек бирми. Ә кар баскан участокларда флажоклар тоткан солдатлар катнашучыларны куркыныч урыннар һәм кискен борылышлар турында кисәтеп торалар. Автомобильләр вакытына күрә югары тизлек белән баралар, еш кына ул сәгатенә 70-80 километрга җитә.

...Автомобиль йөртүчеләр караңгыда Казанга кире кайталар. Аларның барысы шәһәргә исәп-имин кайтып җитә. Монда бу кыю кешеләрне җанатарлар һәм кызыксынучылар каршы ала. Россиядә беренче кышкы автоузыш шулай уңышлы узар дип бер кеше дә уйламаган.

-Яз ахырында ретро-машиналар катнашында автоузыш оештырырга һәм аны бу датаның 100 еллыгына багышларга телим,-дип үз планнары белән уртаклаша. Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина.-Әлбәттә, Куйбышев сусаклагычы төзелү сәбәпле аның маршруты бераз үзгәрә. Стартка Казанда чыгып, иске юл буйлап Рождественога кадәр, Хәерби аша Лаешка җитеп һәм аны Шуранда тәмамларга.

Автоузыш турында үз фикерләрегез һәм тәкъдимнәрегезне сез безнең газета сайтына www. Iaisntvskyi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей дорога машины