Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Авылда яңа эш урыннары булдыру планлаштырыла

Лаеш районында халык депутатлары сессияләре дәвам итә. 2015 елдагы эшләр турында Пәрәү һәм Державино авыл җирлекләре башлыклары отчет бирде. Державинода отчетны район башлыгы Михаил Афанасьев кабул итте. Пәрәүдә гражданнар җыенында Лаеш районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина катнашты. Ике авылда да Бөек Җиңүнең 70 еллыгына обелисклар ремонтланган һәм алар янындагы территорияләр...

Лаеш районында халык депутатлары сессияләре дәвам итә. 2015 елдагы эшләр турында Пәрәү һәм Державино авыл җирлекләре башлыклары отчет бирде. Державинода отчетны район башлыгы Михаил Афанасьев кабул итте. Пәрәүдә гражданнар җыенында Лаеш районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина катнашты.

Ике авылда да Бөек Җиңүнең 70 еллыгына обелисклар ремонтланган һәм алар янындагы территорияләр төзекләндерелгән. Электр тапшыру баганаларын алыштыру һәм урам яктырткычларын ремонтлау буенча эшләр үткәрелгән. Халыкның үзара салым акчалары аларга билгеләнгән республика дотацияләре белән авыл юлларын төзекләндерүгә юнәлтелгән. Законсыз чүплекләр юк ителгән.

Илнур Габдуллин Пәрәү җирлеге белән ике ел җитәкчелек итә. Монда 692 кеше яши, җирлек территориясендә 89 кеше эшли. 309 ярдәмче хуҗалык бар. "Йолдыз" җәмгыяте авыл хуҗалыгы эшчәнлеген гамәлгә ашыра. Эшмәкәр Рамил Әхмәтсафин һәм фермер Эдуард Гобәйдуллин җиләк культуралары һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

-Пәрәү мәктәбе, - диде җирлек башлыгы, - чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча республика белем бирү оешмаларының иң яхшы йөзлегенә керде, авыл мәктәпләре арасында дүртенче, милли база мәктәпләре арасында беренче урын алды.

Декабрьдә җиһазландырылган яңа ФАП ачылды. Республика һәм район акчалары ярдәмендә тимер-бетон күпергә капиталь ремонт ясалган. Авыл халкыннан җыелган акчаларга мәчет ремонтланган.

Кызганычка каршы, авылда туучылар саны аз. Планнарда - крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсешенә ярдәм итү. Балалар өчен уен зонасы булган парк һәм каты көнкүреш калдыклары бункерлары өчен мәйданчыклар төзү мәсьәләләре 2016 елга күчерелгән. Пәрәү кешеләренең төп проблемасы - Совет урамы буйлап аккан су. Аның нәтиҗәсендә 20 гә якын йортны даими төстә су баса. Бу проблема быел хәл ителәчәк. Җирлек башлыгы эше канәгатьләнерлек дип табылган.

2005 елның октябреннән башлап Державино авыл җирлеге башлыгы булып Исламия Камалиева эшли. Авылда барлыгы 101 дача һәм 142 шәхси йорт бар. 430 кеше яши, аларның 216 сы эшкә сәләтле. Хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны 162. Өчтән артык сыер асраучы берничә гаилә бар. Аларга ел саен дәүләт субсидиясе бүлеп бирелә. Михаил Афанасьев хуҗалыкларында дүрт сыер булган Илсөяр һәм Шамил Миңнуллиннарга аерым рәхмәт белдерде. Җыенда катнашучы Илсөяр Илсур кызына бүләк һәм акча тапшырды.

Умартачылык белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны елдан ел арта. Район башлыгы сату уңышлырак булсын өчен балны төрүне төрлеләндерергә кирәклеккә игътибар итте. Шулай ук җирлектә балалар тууның җитәрлек булмавын билгеләде һәм моны яңа балалар бакчасы төзү ихтималы белән бәйләде.

Җирле эшмәкәр Хәмис Шәрәфиев тарафыннан агач коелар белән эшләнгән су алу колонкаларын төзекләндерү эше район башлыгы ягыннан хуплау тапты. Үз йортларын кар фигуралары һәм яңа ел иллюминацияләре белән бизәгән кешеләр дә Михаил Павлович мактавына һәм бүләкләргә лаек булды.

Авылда яңа ветеринария пункты ачылган, тагын бер шәхси кибет эшли башлаган, ул кешеләрне сәнәгать һәм азык-төлек товарлары белән тәэмин итә. Җирлек территориясендә кече һәм урта бизнесны үстерү өчен сәнәгать мәйданчыгы төзелә.

"Россия почтасы" бүлеген подвалдан һәм балалар бакчасын иске корылмадан заманча бинага күчерү мәсьәләләре ачык кала.

Державино жирлеге башлыгы эшен канәгать дип табып, Михаил Афанасьев болай диде:

-Без шөгыльләнергә тиеш булган мәсьәләләр бар әле: бу почта да, балалар бакчасы да, алдагы төзекләндерү дә, чикрәүне торгызу да. Безнең бурыч -җирлек территориясен тормыш өчен уңайлы итү. Күп нәрсә эшләнгән инде, әмма иң мөһиме - ирешелгәндә туктап калмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Пелево Державино сход