Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Авылдашыбыз истәлегенә

Хәерби мәктәбе бинасында 15 февраль көнне, совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуы көне уңаеннан, авылдашыбыз Билалов Илфар Низам улы истәлегенә татарча көрәш буенча ярыш үткәрелде. Бу ярышта районның 7 мәктәбеннән 71 көрәшче катнашты. Бәйрәмебезгә бик күп мәртәбәле кунаклар килде. Алар арасында район башлыгы М.П.Афанасьев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе А.А.Новиков, танылган спорт...

Хәерби мәктәбе бинасында 15 февраль көнне, совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуы көне уңаеннан, авылдашыбыз Билалов Илфар Низам улы истәлегенә татарча көрәш буенча ярыш үткәрелде. Бу ярышта районның 7 мәктәбеннән 71 көрәшче катнашты.

Бәйрәмебезгә бик күп мәртәбәле кунаклар килде. Алар арасында район башлыгы М.П.Афанасьев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе А.А.Новиков, танылган спорт остасы М.Ш.Таһиров та бар иде. Ярыш тантаналы төстә башланып китте. Авылдашыбыз, әфган сугышы корбаны Илфар Низам улы Билаловның тормыш юлы, кылган батырлыклары, тыныч тормышта спорт буенча ирешкән уңышлары турында мәгълүмат бирелде.

Районыбызның спортчы егетләре И.Билаловка лаеклы алмаш булуларын келәмдә күрсәттеләр. Ярыш җиңү һәм җиңелүләрдән тора. Быел да Хәерби урта мәктәбе командасы, инде унынчы мәртәбә җиңү яулады. Күчмә кубок тагын бер елга безнең мәктәптә калды. Бу җиңү мәктәптә спорт һәм тәрбия эшенең оешкан төстә алып барылуын күрсәтә.

Килгән кунакларга бәйрәм бик ошады. Алар мәктәбебездә эшләп килүче музейга да керделәр һәм андагы экспонатлар белән таныштылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерлек барган чорда бу чараның оештырылуы бик зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево