Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Авылларда хатын-кызлар бар...“

Лаешның өлкән яшьтәге кешеләренең берсе Анастасия Коровина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу ханымның биографиясе башкалардан берни белән дә аерылып тормый: уку, эш, сугыш, тылдагы кыенлыклар һәм тагын кара тиргә төшкәнче эш. Тыйнак, хезмәт сөючән. Әмма нәкъ менә шундыйлар тормышны алып барган да. Анастасия Андреевна 1926 елның 25 апрелендә...

Лаешның өлкән яшьтәге кешеләренең берсе Анастасия Коровина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу ханымның биографиясе башкалардан берни белән дә аерылып тормый: уку, эш, сугыш, тылдагы кыенлыклар һәм тагын кара тиргә төшкәнче эш. Тыйнак, хезмәт сөючән. Әмма нәкъ менә шундыйлар тормышны алып барган да.

Анастасия Андреевна 1926 елның 25 апрелендә Питрәч районы Люткино авылында туа. Унбиш яшьлек кыз өчен ваемсыз балачак утлы 1941 елда төгәлләнә. Тормыш ориентирларын үзгәртергә туры килә, чөнки ияләшкән авыл тормышына сугыш килеп керә. Анастасияне ФЗО мәктәбенә (фабрика-завод укытуы) Юдино тимер юлында юллар күчерүче һөнәрен алырга җибәрәләр. 1942 елның августында Настя тимер юллар ремонтлауда эшли. Фронтта сугышчыларга авырга туры килә, әмма тылда да яшь кенә кызлар, ФЗО буенча дуслар, мөмкин булмаганны эшлиләр кебек: көндез юллар ремонтлыйлар, ә төнлә вагон бушаталар. Барысын үз иңнәрендә күтәрергә туры килә: авыр хезмәтне дә, ашарга җитәрлек булмауны да. Ләкин яшьлек һәм энергия коткара. Бөтенесе дә дошман чигенер, ә җиңү безнеке булыр дип ышана...

Сугыштан соң Анастасия ире Василий Павлович белән Лаешка күчә. Саго заводында, Идел буйлап урман агызуның Кама участогында эшли. Җиңел эш урыннары эзләми, арта баручы гаилә дә даими игътибар таләп итә. Ире сугыштан яраланып инвалид булып кайта, ләкин гомере буе райтопта икътисадчы булып, аннан соң военкоматта эшли. Коровиннар өч бала үстерәләр. Олы уллары Николайны лаешлылар район башкарма комитеты җитәкчесе, техникум директоры буларак беләләр. Уртанчылары Владимир елга техникумын тәмамлый һәм Лаеш балык заводында хезмәт куя, ә кызлары Екатерина бухгалтер булып эшли.

Пенсия алдыннан соңгы елларда Анастасия Андреевна техникумда вахтер булып эшли. 2002 елда аның ире вафат була. Әмма ветеран һәм тыл хезмәтчәнен ялгыз дип әйтеп булмый. Балалары, оныклары даими кайгыртып тора, биш оныкчыгы шатландыра. Коллегалары һәм Лаеш техник-икътисад техникумының 60 нчы төркеменнән волонтерлар игътибарсыз калдырмый. Менә бәйрәм көнне дә аны юбилее белән котларга район Советы, Лаеш районы ветераннар советы вәкилләре, дуслары һәм туганнары килде.

Анастасия Андреевна 90 яшендә дә позитив кәеф һәм энергиясен җуймый. Кадерле кунакларны мул табын белән каршылады һәм яхшы хатирәләр тулы озын гомер турында әңгәмә башланды.

Николай Коровин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район день Победы