Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Авыл ипотекасы: татарстанлылар өчен яңалыклар

Татарстанда авыл ипотека программасыннан 1245 гаилә файдаланды

Татарстан Россия төбәкләре арасында авыл ипотекасын бирү күләме буенча лидер төбәкләр арасына керә.

Программаның баш операторы - Россельхозбанк. Кредит оешмасы татарстанлыларга авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак сатып алу өчен 2,7 миллиард сум бирде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда бу программаны гамәлгә ашыру буенча Лаеш районы лидер булып тора. Биредә авыл ипотекасы буенча 245 килешү теркәлгән.

РФ Хөкүмәте 2020 елның 27 октябрендә 1748 номерлы карар кабул итте, аның нигезендә «Авыл ипотекасы» дәүләт программасының гамәлдә булуы киңәйтелде һәм Россия кредит оешмаларына һәм «ДОМ.РФ» АҖгә авыл территорияләрендә торак төзү (сатып алу) өчен ипотека кредитлары буенча алынмаган табышларны каплауга субсидияләр бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр расланды. Карар ярдәмендә ана капиталын беренчел взнос өчен файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Элегрәк кагыйдәләрдә мондый күрсәтмә юк иде һәм банклар заемчыны кире кага ала иде.

Әлеге документка ярашлы төстә, 2021 елдан башлап ипотека кредиты биш каттан да биек булмаган күп квартирлы йортларда урнашкан торак урыннарны сатып алу өчен бирелә ала. Элек кагыйдәләрдә андый чикләүләр юк иде. Моннан тыш, киләсе елдан торак төзү өчен ипотека кредитын кулланганда, җир участогы заемчыга, элек таләп ителгәнчә, милек хокукында гына түгел, ә арендага да бирелергә мөмкин.

Яңа кагыйдәләргә ярашлы төстә, 2021 елдан кредит шартнамәсенә карата сатып алынган яки төзелгән торак урынында заемчыны милек хокукы теркәлгән көннән алып ярты ел эчендә мәҗбүри теркәү турында таләп барлыкка киләчәк. Әлеге шарт, шулай ук торак йорт төзелешен тәмамлау турындагы таләпләр бозылган очракта кредит алган көннән соң ике ел дәвамында банк ипотека буенча ставканы яңадан карый алачак.

Исегезгә төшерәбез, авыл ипотекасы еллык 3% (ипотеканы иминиятләгәндә - 2,7%) белән 25 елга кадәр бирелә, кредитның максималь суммасы – 3 миллион сум. Авыл җирлегендә йорт, квартир, җир участогы сатып алырга яки төзергә мөмкин.

Ташламалы авыл ипотекасын алу өчен еллык 3% белән Россиянең 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы гариза бирә ала. 25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы 100 меңнән 3 миллион сумга кадәр диапазонда, шул ук вакытта беренчел взнос 10% тан башлана. Программаның мөһим шарты: сатып алына торган йорт, квартир яки җир участогы авыл территорияләрендә урнашырга тиеш.

Авыл территорияләре исемлеге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2020 елның 5 мартындагы 48/2-пр номерлы боерыгы белән расланган. Норматив документ нигезендә авыл территорияләренә 30 меңгә кадәр халкы булган авыллар, поселоклар һәм авыл агломерацияләре, ягъни шәһәр тибындагы поселоклар һәм кече шәһәрләр кертелгән. Алар арасына Лаеш та керә.

Реклама хокукында

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев