Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Азык-төлек бәяләрен тотып буламы?

Лаешка эш визиты белән Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов килде. Ул район башлыгы Михаил Афанасьев, хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар вәкилләре, җирлекләр башлыклары, җитештерүчеләр һәм эшмәкәрләр белән очрашты. Киңәшмәдә алкогольле продукция сатуга, җирле продукция булуга, булган проблемаларны хәл итүгә, бәяләр ясауга бердәй якын килүне эшләүгә бәйле...

Лаешка эш визиты белән Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов килде. Ул район башлыгы Михаил Афанасьев, хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар вәкилләре, җирлекләр башлыклары, җитештерүчеләр һәм эшмәкәрләр белән очрашты.

Киңәшмәдә алкогольле продукция сатуга, җирле продукция булуга, булган проблемаларны хәл итүгә, бәяләр ясауга бердәй якын килүне эшләүгә бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Киңәшмәдә катнашучылар сәүдә, эшмәкәрләр һәм кулланучылар мәнфәгатьләрен саклау өлкәсендәге бозуларны да карап тикшерделәр. Социаль әһәмиятле товарлар бәяләренә процентлар өстәү мәсьәләләре дә каралды. Сөт, ипи, он һәм башка көн дә кирәкле товарларга өстәмә 12 проценттан артмаска тиеш. Кайбер супермаркетларда, шул исәптән "Пятерочка" һәм "Магнит"та алар 15 процентка кадәр күтәрелгән. Аракы-шәраб әйберләргә бәяләр арту да күпләрне кызыксындырды. 1 августтан ваклап сатуда бер шешә аракының минималь бәясе 220 сум, бренди - 293 сум, ә көньяк - 322 сум тәшкил итә.

-Алкогольле продукция бәясе арту 2014 елда куәте 9%тан артык булган 1 литр спиртның бәясе 400 дән 500 сумга җитү сәбәпле акциз ставкасы артуга бәйле, - дип аңлатма бирде Рөстәм Арсланов. - Арыш, бодай һәм арпа бәясе дә кискен артты. Азык чималыннан этил спирты җитештерүдә нәкъ менә шушы культуралар кулланыла. Шәраб һәм коньякка бәяләр күтәрелү виноград бәясе арту белән аңлатыла. Моннан тыш, узган ел белән чагыштырганда газ һәм электр энергиясенә тарифлар күтәрелде.

Киңәшмәнең икенче өлешендә эшмәкәрләр үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар. Райбашкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Виктор Тябин эшмәкәрләргә прокурор күзәтүен тормышка ашырганда аларның мәнфәгатьләрен яклау механизмын аңлатты, шулай ук прокуратура органнарының бу өлкәдә, уртак эшләре нәтиҗәләре белән дә таныштырды.

Киңәшмә азагында Михаил Афанасьев эшмәкәрлек субъектларына район территориясендә тәртип булдыруда муниципаль хакимият тырышлыгын якларга өндәде. Төгәлрәге - чисталык саклау һәм аларның биналары янындагы территорияләрне төзекләндерү.

Чара йомгаклары буенча мондый очрашуларны ай саен үткәрү турында карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев