Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бала алып тәрбияләү – изге эш

Бала тәрбияләү - зур җаваплылык, түземлелек һәм эш сөю ул. Усады авылында яшәүче Шакировлар гаиләсе кебек бер юлы дүрт бала алып тәрбияләсә, җаваплылык тагы да арта. Элек алар Казанда яшәгәннәр. Мансур Габделхәевич заводта тимерче булып эшләгән, бизнесы булган, йөкләр ташу белән шөгыльләнгән. Елена Викторовна - бухгалтер. Аларның балалар йортыннан тәрбиягә...

Бала тәрбияләү - зур җаваплылык, түземлелек һәм эш сөю ул. Усады авылында яшәүче Шакировлар гаиләсе кебек бер юлы дүрт бала алып тәрбияләсә, җаваплылык тагы да арта.

Элек алар Казанда яшәгәннәр. Мансур Габделхәевич заводта тимерче булып эшләгән, бизнесы булган, йөкләр ташу белән шөгыльләнгән. Елена Викторовна - бухгалтер. Аларның балалар йортыннан тәрбиягә бала алу хыялы була.

-Бу хыялым кечкенәдән үк булды, - дип сөйли Елена Шакирова. - Минем әтием балалар йортында радиотехника түгәрәге алып барды һәм мин аның тәрбияләнүчеләре белән аралаштым. Ул балалар минем әтиле булуыма көнләшәләр иде. Бераздан без сабыйлар йорты янына күчтек. Институтта укыганда бала караучы булып урнашырга омтылдым. Ирем белән балаларга уенчыклар һәм тәм-томнар алып килә идек. Үзебезнең кызларыбыз бар иде, әмма малайлы буласыбыз килде. Менә шул чакта гаиләгә бала алырга хәл иттек. Без Казандагы ике квартирны саттык һәм Усадыда йорт алдык.

Шакировлар кирәкле документларны җыялар, бәяләмә алалар һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының уллыкка (кызлыкка) алу, опека һәм попечительлек үзәгендә исәпкә басалар. 2011 елның февралендә гаиләдә Азалия һәм Вася барлыкка килә. Ә 2013 елда 10 яшьлек Коля гаилә әгъзасына әйләнә. Ә аннан ир белән хатын Тимурны да үзләренә алалар.

- Әти-әни буларак безнең төп бурычыбыз - тәрбиягә алган балаларны чын чынлап үзебезнеке итү, - дип әйтеп үтә Елена Викторовна. - Алар бер-берләре белән уртак тел таптылар, абый,сеңел дип атыйлар. Бу бәхет түгелме соң инде?

Зур гаиләнең мәшәкатьләре дә күп, өй эшләрен бергәләп башкаралар. Шулай итеп тәртипкә, хезмәткә өйрәтәләр.

-Өйдә һәр кайсының үз бурычы, - дип аңлата күп балалы ана. - Бинаны җыештыру һәм кухняда эшләү буенча дежур тору графигы бар. Балалар ярдәмче хуҗалыкта булышалар. Малайлар кошларны карыйлар, кызлар чәчәкләр үстерәләр.

Үсеп килүче егетләр өчен ирләр тәрбиясе мөһим. Гаилә башлыгы аларга чын ир-егетләр булып үсүдә булыша.

-Без малайлар белән ишегалдында спорт мәйданчыгы ясыйбыз, - диде Мансур Габделхәевич. - Өстәл теннисы өчен өстәл , эскәмия һәм ком савыты ясадык. Турник ясарга ниятлибез. Тимур, Вася, Коля яхшы ярдәмчеләр булып үсәләр.

Гаиләгә килгән балаларга яңа урында ияләшү җиңел түгел, әмма мәктәптә яшьтәшләр белән уртак тел табу аннан да катлаулы. Бәхеткә каршы, Шакировлар бу проблеманы җиңгәннәр.

-Балаларның барысы бер мәктәптә укый, - дип сүзне дәвам итә Елена Шакирова. - Спортның төрле төрләре белән шөгыльләнәләр. Азалия нәфис гимнастика белән мавыга. Коля катнаш көрәшкә йөри. Ә Вася футбол ярата. Без Мансур белән күңел тарткан шөгыль булырга тиеш дип исәплибез. Аралашу арта, ияләшү бара. Күптән түгел балаларны лагерьга озаттык, алар анда дуслары белән үзләрен өйдәге кебек хис итәләр. Безнең балалар ятсынып тормыйлар. Коля - гомумән ачык күңелле: күршеләрнең барысына бәрәңге казуда булышырга әзер. Балалар бакчасы тәрбиячесе Васяны шулай итеп үстерүебезгә рәхмәт әйтте.

Күптән түгел Шакировларны "Гаиләгә алучылар ассамблеясы" бөтенроссия иҗат сәнгате конкурсына чакыралар. Алар анда иң яхшы дип танылалар.

-Безнең хакта мини-фильм - гаиләнең визит карточкасын төшерделәр, - дип сөйли Мансур Шакиров. - Ә конкурска без "Су анасы" әкиятен сәхнәләштергән идек. Хатыным белән мин кереш өлешне укыдык, ә балалар рольләрне башкардылар. Без шулай ук җырладык, гаилә турында шигырьләр сөйләдек, обереглар ясадык. Нәтиҗәдә без беренче урынга чыктык. Ә сентябрь аенда "Нечкәбил" бәйгесе була. Без ярымфиналга үттек инде.

Зур гаилә бергә җыелгач алар походка яки экскурсиягә юл тоталар. Шакировлар циркта булганнар, Биләргә һәм Кара диңгез буена барганнар. Шундый һәр бару - ул яңа тәэсирләр һәм гомерлек истәлек.

Мансур Габделхәевич һәм Елена Викторовна тәрбиягә тагын балалар алырга ниятлиләр. Алар үзләрен изге эшкә багышлаганнар һәм кан буенча үз балалары булмаса да аларга ата-ана назы бүләк итәргә әзерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район